Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Янәшәңдә көчле рухлы җитәкче булсын»

ТР янгынга каршы федераль хезмәтенең 1 нче отрядында эшкә кабул итү буенча менеджер булып хезмәт куючы Рәмзия Шакирова (фотода) бирегә дүрт ел элек килә. Моңа кадәр ул 22 ел гомерен полициягә биргән. 2016 елда исә тәкъдире 1 нче отрядка китерә. Монда килүенә ул бер дә үкенми, чөнки тормыштан да, эшеннән дә канәгать булып, тәм табып яши белә. Ә андый кешеләр бүгенге көндә бик сирәк очрый.

Рәмзия Яңа Чишмә районының гүзәл, ямьле Зирекле авылында туа. Гаиләдә дүрт малай арасында иркә, яраткан кыз булып үсә. Педагогия институтын тәмамлагач, бераз мәктәптә эшли, аннары милициягә күчә. Башта балигъ булмаганнар бүлеге инспекторы булып җиде ел хезмәт куя, 15 ел җитәкчелек тәҗрибәсе туплаган, подполковник званиесе бар.
Элеккеге һәм хәзерге эше бик охшаш, дип саный Рәмзия Шакирова. Беренчедән, кеше белән аралашырга туры килә, икенчедән, төгәллек, тәртип таләп ителә. Шуңа күрә хокук саклау органнарында эшләү дәверендә тупланган тәҗрибәсе, аңа бүген дә ярдәм итә. Ә шулай да, янгын сүндерүче нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Ир-егетләрне эшкә алганда, нәрсәгә игътибар итәләр?
– Беренче чиратта, без егетләрнең хәрби хезмәтне үтү-үтмәүләрен тикшерәбез. Армия кешене тәртипкә, төгәллеккә, эшне җиренә җиткереп башкарырга өйрәтә. Андый егетләрнең күзләрендә җитдилек күренеп тора. Дөрес, хәрби хезмәтне үтмәгәннәрне дә алабыз. Урта һөнәри яки хәрби белеме булса, алга таба махсус белем алырга мөмкинлек бар. Шулай ук физик һәм психик яктан да тикшереләләр, – ди Рәмзия Шакирова.
Әмма һәр сау-сәламәт кеше утка керә алмаска да мөмкин. Шуңа да эшкә алынгач та, аларны беренче көннән үк янгынга җибәрмиләр, өйрәтәләр. Янгынның нинди урында һәм кайчан чыгасы билгеле түгел, һәрвакыт әзер булырга кирәк. Отряд предприятиеләрдә, сәнәгать объектларында янгын сүндерә, ә анда төрле көтелмәгән һәм куркыныч очраклар да килеп чыгарга мөмкин. Шуңа күрә, ТР янгынга каршы федераль хезмәтенең 1 нче отрядында бары тик нык, чыдам кешеләр генә кала. Гомумән, эшләгәндә янәшәңдә көчле рухлы, үрнәк алырдай җитәкче булса, алардан калышмаска тырышасың. Рәмзия ханым әйтүенчә, аның янәшәсендә һәрвакыт тәҗрибәле җитәкчеләр, хезмәттәшләр эшләгән. Биредә дә алар бар – 50 ел гомерен янгын сүндерү эшенә багышлаган ТР янгынга каршы федераль хезмәтенең 1 нче отряды начальнигы Алексей Шаповалов, кадрлар бүлегенең иң өлкән хезмәткәре, ветераннар Советы рәисе Владимир Старостин яхшы киңәшче, ярдәм итүче киң күңелле шәхесләр.
Тиздән 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне җитә. Шул уңайдан Рәмзия ханымнан гүзәл затларга теләкләрен җиткерүен сорадык.
– Күңелдә ярату булырга тиеш: эшегезне, гаиләгезне, кешеләрне яратыгыз, тормыштан тәм табып яшәгез. Сау-сәламәт, матур булыгыз, җан тынычлыгы телим, йөзләрегездән елмаю китмәсен, – диде Рәмзия Шакирова. Аның үзенә дә шул ук теләкләрне җиткерәбез.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Фото Р.Шакированың шәхси архивыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев