Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Якорь» сәүдә үзәге каршындагы юлны киңәйтәләр

Түбән Камада Химиклар проспекты – Корабельная урамы киселешеннән алып Корабельная урамының 52 йортына кадәр ремонт эшләре бара.

Бу хакта Түбән Кама хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Радик Хаҗиев сүзләренчә, әлеге ремонтның үзенчәлеге – ике полосадан дүрткә кадәр арту. Шулай ук, әлеге участокта җәяүлеләр өчен тротуарлар һәм светофорлар булачак.

Ремонт эшләрен 25 августка кадәр тәмамларга планлаштыралар.

Әлеге участок «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында төзекләндереләчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев