Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Яхшы үзгәрешләр көтелә

Түбән Камага шәһәр статусы бирелүнең 50 еллыгына хәзерлек йөзеннән, узган шимбәдә, бәйрәмне оештыру комитеты рәисе, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков беренче күчмә киңәшмә уздырды. Киңәшмәгә кадәр, Премьер-министр җитәкчелегендәге комитеттагылар, шәһәрнең 50 еллыгына үзгәртеп яңарытлырга тиешле объектларны карап йөрделәр. Иң элек, алар Яшьлек урамындагы аттракционнар паркы янәшәсендә урнашкан Мәдәният үзәген карадылар. Муниципаль...

Түбән Камага шәһәр статусы бирелүнең 50 еллыгына хәзерлек йөзеннән, узган шимбәдә, бәйрәмне оештыру комитеты рәисе, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков беренче күчмә киңәшмә уздырды.

Киңәшмәгә кадәр, Премьер-министр җитәкчелегендәге комитеттагылар, шәһәрнең 50 еллыгына үзгәртеп яңарытлырга тиешле объектларны карап йөрделәр. Иң элек, алар Яшьлек урамындагы аттракционнар паркы янәшәсендә урнашкан Мәдәният үзәген карадылар. Муниципаль район башлыгы Айдар Метшин әлеге үзәкнең тарихына тукталды. 1989 елда төзелә башлап та, илдәге үзгәрешләр аркасында озак вакытлар кул тмичә яткан бу бинаның өч катлы бер өлеше 2006 елда сафка бастырылган. Анда шәәһр мәдәният йорты, 4нче балалар музыка мәктәбе, Кол Гали исмендәге милли китапханә, "Нардуган" ансамбле һ.б. урнашкан. Шәһәрнең 2016 елда уздырылачак 50 еллык бәйрәменә кадәр бинаның әлегә стенасы һәм тәрәзәләре генә булган клуб, күргәзмә һәм бию блокларын төзеп бетерергә кирәк.

Мәдәният үзәгеннән соң, җитәкчеләр перинаталь үзәкне үз эченә алган шәһәр балалар дәваханәсендә тукталдылар. Үзебезнең шәһәрдәге балаларга һәм йөкле хатыннарга медицина ярдәме күрсәтү белән беррәттән, бу учреждение мунииципальара үзәк функциясен дә үти. Аңа республикабызның 11 районы беркетелгән. Биредә 37 тармак буенча стационар һәм амбулатор ярдәм күрсәтелә. Елга 3500дән артык операция ясала. Акушерлык һәм педиатрия стационарлары 475 койка-урынга исәпләнелгән. Ел дәвамында 16,5 мең авыру ятып, дәвалана.

Хәзерге вакытта биредәге поликлиникага һәм яңа туган баллаар бүлегенә капитал ремонт уздырыраг кирәк. Кабул итү-диагностика бүлегенә янкорма төзү дә зарур.

 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X