Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Яңартылган бүлек яңача эшли

Матбугат көнендә Татарстан Журналистлар берлегенең Түбән Кама бүлеге әгъзалары муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин белән очраштылар.

Журналистлар берлегенең Түбән Кама бүлеге эшчәнлеге озак еллар дәвамында туктап торган иде. Дөресен әйтергә кирәк, ул бөтенләй эшләмәде. Һәм менә бу ел башыннан бүлекнең яңа җитәкчесе Наталья Реджеп-Алиева яңартылган җирле бүлекнең беренче оештыру җыелышын үткәрде. Бу хакта газетада хәбәр иткән идек. Шуннан соң журналистлар катнашында беренче зур чара – массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре арасында шахмат-шашка ярышлары да уздырырга өлгердек.
Ә менә 19 май көнне журналистлар берлегенең җирле бүлеге яңартылган тулы составта һәм шәһәр хакимияте югарылыгында беренче очрашуын оештырды. Шунысы куанычлы: нәкъ шушы истәлекле көндә әлеге тантаналы утырышка ветеран журналистлар һәм, шул ук вакытта, журналистлар сафына яңа кабул ителүче яшьләр дә чакырылган иде. Әлбәттә, беренчеләре өчен бу үзара аралашу, үткәндәге хатирәләрне искә алу мөмкинлеге тудырса, икенчеләренең кулларына Татарстан Республикасы Журналистлар берлегенә кабул ителү турында таныклыклар тапшырдылар.
Муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин белән очрашу тикмәгә генә түгел. Журналистлар шәһәр-район күләмендә оештырыла торган күптөрле чараларда беренче җитәкче белән еш очрашып торсалар да, мондый эчкерсез әңгәмә барышында исә һәр журналист җитәкчегә үзен кызыксындырган сорауны турыдан-туры бирә алды. Сорауларның җирле массакүләм мәгълүмат чаралары тарихына, шәһәр-район буенча кайбер проблемаларны хәл итү мәсьәләләренә, хәтта җитәкченең шәхси уй-фикерләренә кагылышлылары да булды.
Һөнәри бәйрәм уңаеннан уздырылган мондый чаралар бүләкләүләрсез узмый, билгеле. Шәһәр хакимияте журналистлар берлегенең яңартылып оештырылган бүлеге әгъзаларына төрле дәрәҗәдә бүләкләр дә тапшырды.
Бу очрашуның «галочка» өчен генә уздырылмавы һәркемгә ачык. Чыннан да, үзенең зурлыгы һәм икътисадта биләгән урыны белән республикада өченче урында торган Түбән Кама шәһәрендә журналистлар оешмасы эшчәнлеген җанландырып җибәрү күптән кирәк иде. Рәсми һәм, шул ук вакытта, тантаналы да булган киңәшмәнең буеннан-буена әнә шул фикер ассызыкланды.
Җирле журналистлар ан-нан киләчәккә өметләр белән һәм зур канәгатьләнү хисе кичереп таралыштылар. Шулай булмый хәле юк: очрашуда эшлекле план-тәкъдимнәр дә әйтелде, алга кайбер бурычлар да куелды. Журналистларның якындагы гомуми җыелышында ул тәкъдимнәр җентекләбрәк тикшерлер һәм, әлбәттә, аларны үтәү юлында беренче юнәлешләр дә билгеләнер.

Фото: Руслан Исламов 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев