Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Яңалыклар

Кими, ләкин арта Илнең Икътисади үсеш министрлыгы 2017 елда ярты литр аракыга бәяне 136 сумнан 100 сумга кадәр төшерергә тәкъдим итә. Чиновниклар моны легаль булмаган продукция һәм суррогат белән көрәшү алымы дисә, икенче яктан, түбән бәядән сатылганда, акцизлардан шулкадәр күбрәк үк акча керә, диләр. Аерым түләргә Киләсе елда россиялеләрнең коммуналь...

Кими, ләкин арта
Илнең Икътисади үсеш министрлыгы 2017 елда ярты литр аракыга бәяне 136 сумнан 100 сумга кадәр төшерергә тәкъдим итә. Чиновниклар моны легаль булмаган продукция һәм суррогат белән көрәшү алымы дисә, икенче яктан, түбән бәядән сатылганда, акцизлардан шулкадәр күбрәк үк акча керә, диләр.
Аерым түләргә
Киләсе елда россиялеләрнең коммуналь түләүләр квитанциясендә тагын бер юл барлыкка киләчәк - чүп җыю һәм чыгару өчен түләү. Бүген ул бер квадрат метрга, якынча, 2,5 сум тәшкил итә.
Пычаксыз гына
Шәһәр хастаханәсенең рентгенохирургия бүле-гендә яман шешне кисү операциясен яңа технология - табиб пычагын кулланмыйча гына ясадылар. Эмболизация алымының өстенлекләре күп: организм эшчәнлегенә йогынтысы аз, гомуми наркоз таләп ител-
ми, операция 20-30 минут эчендә ясала. Нәти-җәдә пациентның аналыгы һәм балага узу мөм-кинлеге саклана. Быел 10 хатын-кызга шул алым белән операция ясау планлаштырылган. Алга таба операцияне түләүсез ясау квотасы артырга тиеш.
Дүрт йолдыз
2017 елда Кама буенда «Helio-park» дип аталган кунакханә челтәре ачылачак. Дүрт йолдызлы кунакханәдә төрле категорияле 126 номер булачак. 100 урынга ресторан, кафе, конференция залы, фитнес зонасы (СПА үзәге белән) оештыру карала.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев