Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Яңалыклар

Яңа хезмәт күрсәтелә 3 июльдән шәһәребезнең күпфункцияле үзәгендә яңа төр хезмәт күрсәтүдән файдаланырга - иминият взнослары, сборлар,пенялар, штрафлар, процентлар, салым түләү бурычлары турында үз вакытында мәгълүмат алырга мөмкин. Хәзер һәр физик зат, Үзәккә мөрәҗәгать итеп һәм шәхес раслаучы документларын күрсәтеп, үзенең транспорт, җир, милек салымнары буенча әҗәтле булу-булмавын белә ала....

Яңа хезмәт күрсәтелә
3 июльдән шәһәребезнең күпфункцияле үзәгендә яңа төр хезмәт күрсәтүдән файдаланырга - иминият взнослары, сборлар,пенялар, штрафлар, процентлар, салым түләү бурычлары турында үз вакытында мәгълүмат алырга мөмкин.
Хәзер һәр физик зат, Үзәккә мөрәҗәгать итеп һәм шәхес раслаучы документларын күрсәтеп, үзенең транспорт, җир, милек салымнары буенча әҗәтле булу-булмавын белә ала. Әгәр бурычлы булса, түләү өчен аңа квитанция бирелә. Шул рәвешле физик затка салым инспекциясенә баруның кирәге дә калмый. Бирелгән квитанция өчен түләүне теләсә нинди терминалда яки якындагы түләүләр кабул итү пунктларында башкарырга мөмкин.
 
Кабул итәләр
Татарстан баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җә-мәгать кабул итү бүл-мәсе халыкны төрле җитәкчеләр һәм бел-гечләр белән очраштыра: 6 июльдә 10.00-12.00 сәгатьтә - юрист, 15.00-17.00 сәгатьтә - кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе вәкилләре, 15.00-16.00 сәгатьтә Тү-бән Кама районы үзәк даруханә мөдире кабул итә. Адрес:Актүбә ур., 6нчы йорт, 111нче бүлмә. 36-05-62 номеры белән телефоннан шалтыратып, алдан язылырга.
* * *
15 июньдә 16.00-18.00 сәгатьтә «Бердәм Россия» партиясенең Түбән Кама бүлеге җирле җәмәгать кабул итү бүлмәсендә шәһәр Советы депутаты Александр Степановтүбәнкамалылар сорауларына җавап бирәчәк. Адрес: Студентлар ур., 9нчы йорт. Өстәмә мәгъ-лүматны 41-71-95 номеры белән телефоннан шалтыратып белеп була.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев