Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Яңача эшли башлыйк

«Ковёр» яшьләр үзәгендә Татарстанда моношәһәрләр үсеше мәсьәләләре буенча иҗтимагый совет утырышы узды. «Үсеш локомотивлары» федераль проекты турында аралашуда шул проектның Татарстандагы координаторы, икътисади сәясәт, промышленность, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек буенча Дәүләт Думасы комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина, моношәһәрләр үсеше фонды генераль директоры Илья Кривогов, Татарстан хөкүмәте вәкилләре һәм республиканың моношәһәрләр...

«Ковёр» яшьләр үзәгендә Татарстанда моношәһәрләр үсеше мәсьәләләре буенча иҗтимагый совет утырышы узды. «Үсеш локомотивлары» федераль проекты турында аралашуда шул проектның Татарстандагы координаторы, икътисади сәясәт, промышленность, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек буенча Дәүләт Думасы комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина, моношәһәрләр үсеше фонды генераль директоры Илья Кривогов, Татарстан хөкүмәте вәкилләре һәм республиканың моношәһәрләр башлыклары катнашты.
Очрашуда күп кенә мәсьәләләр турында сүз барды. Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин кешелек капиталын саклап калу, яшьләрне шәһәрдә калдыру - моношәһәрләрнең төп проблемасы дип саный. Кызганычка, күп кенә сәләтле егетләр һәм кызлар белем алу, максатларына ирешү өчен зур шәһәрләргә китеп бара. Шуңа күрә моношәһәрләрдә креатив икътисади үсеш булдыру мөһим.
Утырыш кысаларында, Түбән Кама җитәкчеләре «Рубаха» арт-кластеры проекты белән таныштырды. Биредә сәламәт һәм сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле (ныклы ихтыярлы кешеләр) шәһәрдәшләр иҗат белән шөгыльләнәчәк, үзүсеш проектларын тормышка ашыра алачак. Әлфия Когогина проектка югары бәя бирде. «Исегезгә төшерәбез: «Бердәм Россия» партиясе «Үсеш локомотивлары» федераль проекты кысаларына моношәһәрләр үсеше юнәлешен кертте. Максат - бюджет акчасын нәтиҗәле куллануны тикшерү, дәүләт хакимият вәкилләрен эшкә җәлеп итү, үсеш мәсьәләләре буенча фикер алышу. Моношәһәр - федераль һәм региональ ярдәм белән яңа мөмкинлекләргә ия булу, эш урыннары булдыру, сәләтле яшьләрне җәлеп итү ул», - диде рәис урынбасары.
Утырышта мәсьәләләрне хәл итүнең төрле юллары тәкъдим ителде: яңа производстволар төзү, булганнарын үстерү... Әмма иң мөһиме - кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү, яңа технологияләр барлыкка китерү.
2014-2017 елларда моношәһәрләр үсешенә федераль бюджеттан 20 миллиард сумнан артык акча бирелгән, 2018-2020 елларда 13,9 миллиард сум кертү планлаштырыла.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев