Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Яңа уку елы – яңа мәктәптә

1 сентябрьдә – Белем көнендә Түбән Камада күптән көтелгән вакыйга булды: «Без» балалар бакчасы һәм «Норма 36» мәктәбе ачылды. Ике бина да 47 нче микрорайонда урнашкан. Биредә, нигездә, «ТАИФ» компанияләре төркеме, «Нефтехим» җәмгыяте һәм бюджет оешмалары хезмәткәрләре яши. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Балалар бакчасы заманча технологияләр буенча төзелгән, анда сенсор бүлмәсе, галокамера, физиотерапия бүлмәләре бар. Башта биредә 280 бала тәрбияләнер дип планлаштырылса да, стандарт проектны 14 төркемгә кадәр арттырганнар. Бакча 310 балага исәпләнгән. Бинаны төзүгә республика бюджетыннан 225 миллион сум акча киткән. «Без» – балалар бакчасы гына түгел, бала үсеше үзәге дә. Сүз уңаеннан, киләсе елда Түбән Каманың 49 нчы һәм 35 нче микрорайоннарында  ике бакча төзеләчәк.  
«Без мондый вакыйгаларга шатланабыз, чөнки әлеге балалар бакчасы безнең балалар өчен төзелгән. Балалар – киләчәгебез. Ничек тәрбиялибез, шуны алачакбыз да. Бу микрорайон бакчага һәм мәктәпкә күптән мохтаҗ иде», – диде Президент. 
Аннары Президент мәктәпкә юнәлде. 1100 бала сыйдырышлы «Норма 36» мәктәбен бер ел эчендә төзегәннәр. Моның өчен республика бюджетыннан 532 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Өч катлы бинаның гомуми мәйданы 11,5 мең квадрат метр тәшкил итә. Аның янында футбол, волейбол һәм баскетбол мәйданчыклары, балалар өчен ял итү урыннары урнашкан. 
Бу мәктәп башкалардан, чыннан да, аерылып тора: коридорда диваннар һәм өстәлләр куелган, сыйныф бүлмәләрендәге пыяла ишекләр коридорда ни булганын күзәтеп торырга мөмкинлек бирә, ашханә күбрәк заманча кафега охшаган... Ә китапханәдә алып барылган дәрестә парта артына Президент та, шәһәр мэры да, Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов та, Президент ярдәмчесе Наталия Фишман да утырдылар.
«Бу – мәктәп кенә түгел, ә заманча белем бирү үзәге. Биредә балаларның сәләтен ачарга, яңа күнекмәләр алырга мөмкин. Кадерле балалар, яңа мәктәптә һәр көнегез нәтиҗәле һәм кызыклы үтсен», – дип теләде Түбән Кама башлыгы Айдар Метшин. Сүз уңаеннан, Белем көнендә Татарстанда барлыгы җиде яңа мәктәп ачылды. 
Татарстан Президенты яңа мәктәпкә һәм балалар бакчасына бүләк итеп 100 әр мең сумлык сертификатлар тапшырды. Бу акчага алар кирәк-ярак җиһазлар сатып алачак. Рөстәм Миңнеханов тагын бер яңа хәбәр игълан итте: киләсе елда Түбән Камада тагын бер мәктәп ачылачак икән. 
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев