Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Яңа технологияләр кулланып

Түбән Камада 24нче лицей-интернат нигезендә Яшьләр инновацион иҗат үзәге төзелә. Югары технологияле җиһазлар һәм уку-тәҗрибә мәйданчыклары булган үзәкләр Россиянең күп кенә шәһәрләрендә булса да, Татарстанда алар Казанда һәм Яр Чаллыда гына бар. Яңа Кванториум мәйданы 200 квадрат метр тәшкил итәчәк: биредә ике сыйныф бүлмәсе, күпфункцияле зал булачак. Ремонтка муниципаль бюджеттан...

Түбән Камада 24нче лицей-интернат нигезендә Яшьләр инновацион иҗат үзәге төзелә. Югары технологияле җиһазлар һәм уку-тәҗрибә мәйданчыклары булган үзәкләр Россиянең күп кенә шәһәрләрендә булса да, Татарстанда алар Казанда һәм Яр Чаллыда гына бар.
Яңа Кванториум мәйданы 200 квадрат метр тәшкил итәчәк: биредә ике сыйныф бүлмәсе, күпфункцияле зал булачак. Ремонтка муниципаль бюджеттан 4 миллион сумга якын, җиһазлар сатып алу өчен республика бюджетыннан 3,3 миллион сум бүлеп бирелгән. 800 мең сум бүләк иткән шәхси инвестор алга таба ул үзәкнең операторы вазифасын үтәячәк.
Биредә балалар 3D-модельләштерү белән шөгыльләнәчәк. 3D принтер, 3D сканер, фрезерлы станок, лазер белән кисү станогы һ.б.да эшләргә өйрәнәчәк. Инженер һөнәрләренә төшенергә мөмкинлек тудырыла. Ә күпфункцияле залда «Акыллы буын» программасы буенча төрле чаралар узачак. Мәсәлән, укучылар һәм студентлар инглиз, кытай, төрек телен өйрәнә алалар.
«Яшьләр инновацион иҗаты үзәгенә 7-18 яшьлек балалар кабул ителә. Әмма без инженер белгечлекләренә өйрәтү белән генә чикләнергә җыенмыйбыз. Биредә һәрвакыт хәрәкәт булырга тиеш, өстәмә белем алуда яңа технологияләр куллану мөһим, - ди Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад һәм инвестиция үсеше буенча урынбасары Радмир Беляев. - Бу бинада 40 процент бала түләүсез укыячак. Болар - 24нче лицей-интернат укучылары. Башкаларга кайбер курслар өчен түләргә кирәк булачак».
«Хәзерге вакытта лицейда 235 укучы белем ала. Шуларның 140ы интернатта яши. Укытуда төп юнәлеш - техник фәннәрне тирәнтен өйрәнү. Малайлар җиһазларның кайтканын, кем укытачагын белә. Шуңа күрә үзәкнең ачылуын түземсезләнеп көтә. Штатыбыздагы өч укытучы анда укытыр дип планлаштырыла», - дип дәвам итә 24нче лицей-интернат директоры Алмаз Шакирҗанов.
Үзәккә шәһәрдән яңача һәм кызыксындырырлык итеп эшләргә теләгән укытучылар чакырылачак. Планнар зурдан - яңа үзәкне Татарстанда гына түгел, Россиядә дә таныту. Ачылу тантанасы 1 мартка билгеләнгән.
Руслан Исламов фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X