Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Яңа мәктәптә яңача укытачаклар

Түбән Камада яңа мәктәп һәм балалар бакчасы төзелә башлады. Алар 47нче һәм 49нчы микрорайоннарда урнашачак. Хәзерге вакытта биредә 12 мең тирәсе кеше яши. Әлеге проектлар республика программалары кысаларында һәм Татарстан хөкүмәте ярдәме белән тормышка аша. Яңа мәктәпнең беренче каты төзелә инде. 12 мең квадрат метр мәйданда 800 укучыга белем алу...

Түбән Камада яңа мәктәп һәм балалар бакчасы төзелә башлады. Алар 47нче һәм 49нчы микрорайоннарда урнашачак. Хәзерге вакытта биредә 12 мең тирәсе кеше яши. Әлеге проектлар республика программалары кысаларында һәм Татарстан хөкүмәте ярдәме белән тормышка аша.
Яңа мәктәпнең беренче каты төзелә инде. 12 мең квадрат метр мәйданда 800 укучыга белем алу мөмкинлеге тудырылачак. Бина өч катлы була, янында заманча спорт һәм уен мәйданчыклары урын алачак. Яңа учреждение «артта калучыларсыз мәктәп» принцибы буенча эшләячәк, ягъни һәр бала үз мөмкинлекләреннән чыгып белем алачак. Мәктәп «Кванториум» балалар технопаркы белән тыгыз элемтәдә торачак. Мәктәп базасында заманча җиһазлар «Робоквант», «Наноквант», «Энерджиквант», «Геоквант», «Промышленный дизайн», «Хайтек» юнәлешләрендә эшләргә мөмкинлек бирәчәк. Укучылар өчен яңа мәктәп ишекләре 2018 елның 1 сентябрендә ачыла.
Мәктәп янында 260 урынлык балалар бакчасы - бала үсеше үзәге төзелә. Ике катлы бинада 14 төркем урнашачак: аларның дүртесенә 2-3 яшьлек сабыйлар, калганнарына 3-7 яшьлек балалар йөриячәк. Яңа үсеш үзәге эшчәнлегенең төп юнәлеше дөньяны һәрьяклап танып белүгә нигезләнә. Зурлар төркемнәренә йөрүче балаларны кызыклы шөгыльләр формасында химик, төзүче, инженер һөнәрләре белән таныштырачаклар. Биредә шулай ук балалар лабораториясе, «конструкторлык бюро»сы, телләр өйрәнү кабинеты, сенсор бүлмәсе, музыка һәм физкультура залы булачак. Балалар бакчасы территориясендә проектлау-тикшеренү эшчәнлеге мәйданчыгы, «метеостанция» төзү планлаштырыла.
Лилия ИСХАКОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X