Туган як

Яңа айдан – яңача

1 июльдән, гадәттәгечә, коммуналь хезмәтләргә тарифлар үзгәрә. hәм, әлбәттә, кимүгә таба түгел.

Элегрәк бәяләр арту белән яңа ел башыннан гына «сөендерә» торган булсалар, хәзер безнең сәламәтлегебезне кайгыртып, ике этапка – ел башына һәм июль аена бүлделәр.

Күңелегезне киң тотыгыз, бу айда квитанцияләрдә түләүләр уртача 4,3 процентка артып киләчәк. Бәяләр иң күп артучы регионнар исемлегендә безнең республика да алдынгы урыннарның берсендә (6,2 процент) тора.

 

 

Иң күп арту салкын су өчен булачак. Июль аеннан ул 6,2 процентка артачак. Сәбәбе – суүткәргеч торбаларны ремонтлау яки алмаштыруны инвестицияләү икән. «ТКХ өлкәсендә иҗтимагый күзәтчелек үзәге» региональ директоры Дмитрий Романов әйтүенчә, бәяләр арту су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларын модернизацияләү зарурлыгына бәйле икән.

Һәр ел саен бер бәядән генә, тиеннәрдән торган түләүләр заманы инде моннан берничә ел элек юкка чыгып, безнең якты истәлекләрдә генә калды. Хәзер һәр яңалык, һәр ремонт өчен түләү сезнең белән безнең кесәдән чыккан акчаларга башкарылачак.

Әгәр акчаң җитмәсә?..

 

Кеременең 22 проценты коммуналь хезмәтләр түләүгә китсә, монополиягә каршы көрәш хезмәте әйтүенчә, гаилә субсидия алырга тиешле кәгазьләрен җыя ала (хәтта кеше квартирында бер үзе генә торса да). Тик моның өчен бер кочак документлар рәсмиләштерергә туры килмәгәе. Субсидия алган кешеләр аның авырлыкларын, никадәр кәгазь боткасы тутырырга, җыярга кирәклеген беләләр. Кемдер, ул субсидия я 200 килә, я 100 сум, аның өчен вакытымны исраф итмим дип кул селти. Субсидия түләү тәртибен дә һәр өлкә үзе хәл итә икән.

Арттырып түләргә сез әзерме?

 

Бәяләрнең әледән-әле күтәрелеп торуын үз җилкәбездә татысак та, моңа әле һаман ияләнеп булмый. Бер килограмм шикәр бәясенең 80 сум торуына күнегә башлаган гына идек, торак коммуналь хезмәте тез астына сукты.

Роза Халикова: Мин авыл җирендә яшим. Без инде күптән электр лампочкаларын энергияне сак тота торганнарына алмаштырып куйдык. Өйне җылыта торган казаныбызны да кыйммәтле булса да, шулай ук экономияли торганга алмаштырдык.

Алинә Сабирова: «Бәяләр артып тору бер дә күңелле яңалык түгел инде. Эш хаклары да шулай артып торса иде дә бит... Мин менә бала белән өйдә утырам, бер балам бакчага йөри, икенчесенә яшь тә юк әле. Бала киемнәрен еш юарга туры килә. Иремнең эш хакына без дүрт кеше яшибез.

Гүзәлия Илдарханова: Миңа калса, безнең торак-коммуналь хуҗалык хезмәте бурычлы кешеләрнең бурычларын түләтә алмагач, алар түлисе хакны да безгә өстәп сала. Кемдер ай саен түләп бара, кемдер уйлап та карамый – йөзәр мең бурыч җыя.

Фәнис Хәйруллин: Мин аңламыйм, ә нигә торбаларны алмаштыруга безнең кесәдән чыгарга тиеш соң ул? Сәбәп шунда гынамы икән? Әллә ТКХ җитәкчеләренең нәфесләре үсүдәме? Түләү арткан саен, хезмәт күрсәтүнең сыйфаты артамы соң? Юк бит...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: