Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Волга-Волга» фестивалендә катнашу өчен 50дән артык рок-төркем гариза биргән

14 августта Түбән Камада «Волга-Волга» музыкаль фестивале узачак.

Чарада катнашу өчен Татарстан һәм Идел буе рок-төркемнәреннән 50 дән артык гариза килгән.

Бу хакта НТР 24 телеканалы хәбәр итә.

Катнашучыларны дүшәмбе көнне игълан итәчәкләр. Хәзерге вакытта оештыручылар гаризаларны карый.

Фестивальнең сәнгать җитәкчесе Антон Салакаев белдерүенчә, өстенлек авторлык җырларын башкаручыларга биреләчәк.

Чара Түбән Каманың Лемаев мәйданында була.

Барлык чыгышларны «Tatarstan.Official» мәйданчыгында онлайн режимда карарга мөмкин булачак.

Фестивальдә танылган артистлар – «Братья Грим», «Анимация» hәм «Волга-Волга» төркемнәре чыгыш ясаячак.

Башлана 15.00 сәгатьтә. Керү бушлай.

Чараның генераль мәгълүмат партнеры – НТР медиахолдингы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев