Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Вәгъдәләре үтәлер дип ышаныйк

2020 елда Түбән Камада норматив таләпләргә җавап бирүче юллар 70,8 процентка җитәр дип көтелә. Мондый уңай үзгәрешләр шәһәребезнең «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты ярдәме белән булачак.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясендә Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин шул хакта белдергән. Элек бу сан 65,6 процент тәшкил иткән. 2019 һәм 2020 елда, милли проект кысаларында калада юлларны яңартуга 960 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Быел, ул шулай ук Шинчылар урамындагы юлны, Тынычлык һәм Корабельная урамнары кисешкән юллар чатын төзекләндерүгә тотылачак.
Транспорт системасын үзгәртеп коруга килгәндә, шәһәрдәшләрне яңалык көтә. Шәһәр һәм вахта автобусларын бер маршрут челтәренә берләштермәкче булалар. Тикшерү күрсәткәнчә, билет хакын арттыру кебек чаралар кризистан чыгармаячак. Автобус йөртүчеләрнең хезмәт хакларын арттыру, автобус паркын яңарту, рейслар арасындагы вакытны киметү өчен, транспорт реформасы үткәреләчәк. «Транспорт реформасы маршрутлар челтәрен, билет сәясәтен кабат тикшерү, пассажир транспортын һәм юл хәрәкәтен оештыруның яңа системасын булдыруны күздә тота», – дип аңлаткан шәһәр мэры. Моннан кала, «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты кысаларында автобус паркын яңарту максаты куелган.
Шәһәрнең яңа микрорайоннарында автобуслар йөрми. Дөрес, 47 нче маршрут ачканнар иде дә, тик үзгәрешләр сизелмәде, зарланулар кимемәде. Бар өмет – инде берничә ел дәвамында сүз барган яңа трамвай маршрутында. Тик эш бик акрын бара. Шуңа булса кирәк, «Көньяк» трамвай маршруты булдыруда ярдәм итүне сорап, Айдар Метшин ТР Премьер-министры Алексей Песошинга мөрәҗәгать иткән. Анда трамвай линиясен төзү шәһәрнең яңа микрорайоннарында транспортка ихтыяҗны киметеп кенә калмыйча, шәһәр белән сәнәгать зонасын да бәйләнештә тотачак.
Аның проекты да әзер, Дәүләт экспертизасы уңай нәтиҗә дә биргән. Тик планнарны гамәлгә ашыру 1 миллиард сумга төшәчәк, диләр. Әлбәттә, муниципаль бюджет акчасына бу кадәр эшне башкарып бетереп булмый, шуңа күрә республикага гына түгел, Россия хөкүмәтенә дә мөрәҗәгать итәрләр, мөгаен.
Проектлар да күп, вәгъдәләр аннан да күбрәк. Вәгъдәләр үтәлсә, бәлки, юлларда бу кадәр машиналар да җилдереп, һаваны пычратмас иде.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

Фото pixabay.com сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев