Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Ватанны саклау - изге эш

Республиканың хәрби комиссары Сергей Погодин 2016 елның яңалыклары хәрби хезмәтне тагын да уңайландырыр, дип ышана. Татарстанның хәрби комиссариатларына чакырылган 20 мең егетнең һәр бишенчесе Кораллы көчләр сафларын тулыландырачак. Хәрби хезмәт урынына кирәкле әйберләр белән тулысынча теәмин ителгән, барлыгы 4 меңнән артык кеше китәчәк. Армиягә чакырылучының һәрберсенә хәрби форма белән беррәттән,...

Республиканың хәрби комиссары Сергей Погодин 2016 елның яңалыклары хәрби хезмәтне тагын да уңайландырыр, дип ышана. Татарстанның хәрби комиссариатларына чакырылган 20 мең егетнең һәр бишенчесе Кораллы көчләр сафларын тулыландырачак. Хәрби хезмәт урынына кирәкле әйберләр белән тулысынча теәмин ителгән, барлыгы 4 меңнән артык кеше китәчәк. Армиягә чакырылучының һәрберсенә хәрби форма белән беррәттән, кесә телефоны, шәхси гигиена кирәк-яраклары тупланган махсус сумка һәм шәхси электрон карта - үзенә күрә виртуаль хәрби билет биреләчәк.
«Хәрби чакырылышка берничә йөз миллион сум китә, - дип аңлата Оборона министрлыгының хәрбер солдатка арта барган чыгымнарын Татарстан-
ның хәрби комиссары. Алар - хәрби хезмәт урынына барып җитү, медицина хезмәте күрсәтү, хәрби кием белән тәэмин итү, ашату. Хәзер боларның барысын да дәүләт үз өстенә ала».
Аның сүзләренә караганда, хәрби хез-мәткә алынучыларны әйберләр белән тәэмин итү сыйфаты, аларны комплектлаштыруга киткән дәүләт чыгымнарының күләме белән беррәттән, елдан елда үсә бара.
Чакырылыш чыгымнары елдан елда
арта бара. Хәрби хезмәткә алынучының 19 әйбердән торган шәхси комплекты 2400 сум тора. Ул шәхси гигиена кирәк-яракларынан, һава торышының төр-
ле шартларында бурычларны үтәргә
мөмкинлек бирә торган сезонлы кыр комплектыннан гыйбарәт.
Җыелу пунктында хәрби хезмәткә алынучы һәрбер егеткә кием тутырылган махсус капчык биреләчәк. Юлга кузгалыр алдыннан армиягә китүче һәрбер егеткә банк картасы тапшырылачак. Хезмәт итү барышында әлеге картага ай саен 2 мең сум акча күчерелеп барылачак. Шулай ук, булачак солдатларга кесә телефоны белән беррәттән, сим-карта да биреләчәк. Моның өчен «Ватаныбыз сакчысы» дип исемләнгән махсус тариф планы эшләнгән. Аның нигезендә, ай саен егетләрнең 60 минутлык сөйләшүләре һәм 60 смс өчен акча күчерелә. Солдатның телефонында акчасы булмаса да, аңа шалтыраткан кеше белән ул бушлай сөйләшә алачак, ә Татарстаннан чит төбәкләргә хезмәт итәргә киткән егетләргә роуминг өчен дә та түләнә.
«Хәрби хезмәткә алынучы егетләрнең күбесе Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итәргә тели. Әлбәттә инде, бу гаскәрләргә бары тик сәламәтлеге нык һәм парашют-десант әзерлеге булган егетләр генә алына. Россия Федерациясенең Хәрби-диңгез флотында, бигрәк тә диңгез пехотасында, хезмәт итәргә теләүчеләр дә шактый күп», - дип белдерде хәрби комиссар.
Россия Федерациясенең Оборона министрлыгы билгеләгән таләпләр нигезендә, Татарстан егетләренең 42 проценты Коры җир гаскәрләренә озатылачак, 12 проценты - Һава-космос көчләрендә, 6 проценты - Хәрби-диңгез флотында, 9 проценты - Стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә, 2 проценты - Һава-десант гаскәрләрендә, 9 проценты - яңа өешкан Милли гвардия сафларында хезмәт итәчәк. Быел Татарстан егетләре танылган Президент һәм Преображенский полклары сафларын тулыландырачак. Хәзер спорт һәм фән роталарына сайлап алу уздырыла.
Хәрби прокуратура урыннарда республикадан армиягә алынучылар белән бәйле ситуацияне контрольдә тота һәм чакырылыш комиссиясенең эш барышында килгән шикаятьләрне тикшерә.
Шуны да өстәргә кирәк: республика буенча барлыгы 229 кеше чакырылыш комиссиясенә килмәгән. Аларны - рәсми рәвештә качып йөрүчеләр дип атыйлар. Закон нигезендә, әгәр дә хезмәт итергә тиешле гражданин хәрби хезмәтне узмаган, армия хезмәтен кичектерерлек мөһим сәбәпләре дә юк икән, егеткә 2 ел төрмәдә утыру яный. Моннан тыш, әлеге чакырыш кампаниясенең тагын бер үзенчәлеге: егетләрне хезмәт итү урыннарына җибәрү вакытыннан гыйбарәт. Әгәр элек беренче поездлар ноябрьдә җибәрелгән булса, быел аларны октябрьнең икенче яртысында ук җибәрергә планлаштырыла.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев