Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Вакытлыча кыенлыклар

Түбән Каманың 1нче һәм консультация-диагностика поликлиникаларында төзекләндерү эшләре дәвам итә. Исегезгә төшерәбез: әлеге объектлар поликлиникаларны яңарту буенча республика программасына кертелгән. Капиталь ремонтка 200 миллион сум тирәсе акча бүлеп биреләчәк. 1нче поликлиникада искене сүтү бара: эш бер үк вакытта берничә катта гөрли. Яңа дизайн, иркен коридорлар, уңайлы мебель һ.б. булачак, бинаның...

Түбән Каманың 1нче һәм консультация-диагностика поликлиникаларында төзекләндерү эшләре дәвам итә. Исегезгә төшерәбез: әлеге объектлар поликлиникаларны яңарту буенча республика программасына кертелгән. Капиталь ремонтка 200 миллион сум тирәсе акча бүлеп биреләчәк.
1нче поликлиникада искене сүтү бара: эш бер үк вакытта берничә катта гөрли. Яңа дизайн, иркен коридорлар, уңайлы мебель һ.б. булачак, бинаның дивары да үзгәрәчәк. Шулай ук, консультация-диагностика поликлиникасында төзекләндерү эшләре бара. Ике бина да бер стильдә булачак, дип планлаштырыла.
1нче һәм консультация-диагностика поликлиникалары төзелүгә 40 елдан артык узган, әмма биредә авырулар һәм табиблар өчен уңайлы шартлар каралмаган. Хәзер исә хезмәт күрсәтү сыйфаты яхшырачак, дигән фикердә табиблар. Бүгенге көндә алар «Дустанә поликлиника» республикакүләм проекты стандартларына туры килергә тырыша.
Төзекләндерү барганда 1нче поликлиника авыруларны башка урында һәм башка вакытларда кабул итә. Табибны өйгә бары кәрәзле телефон аша +7-987-299-20-43, +7-987-299-20-47, +7-987-299-20-48 номерлары белән чакырырга мөмкин.
Консультация-диагнос-тика поликлиникасының «тар» белгечләре әлегә Төзүчеләр урамындагы 2нче поликлиникада кабул итә. Кирәк дип табылса, стационарда ятучыларны өстәмә тикшерүләргә «Ашыгыч ярдәм» машинасы йөртәчәк. Түбән Кама районының күптармаклы үзәк дәва-ханәсе җитәкчелеге вакытлыча уңайсызлыклар өчен гафу үтенә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X