Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Узган ел иң күп укылган китаплар

Түбән Кама шәһәр һәм авыл китапханәләре республикакүләм «Ел китабы» конкурсында даими катнаша. 2016 елда бу конкурста Татарстан нәшриятләрендә 2015 елда дөнья күргән һәм китапханәләр фондына кергән басмалар катнашты. Татарстан Милли китапханәсе төзегән исемлеккә 356 китап кертелгән, шуларның 45,8 проценты ягъни 163 исемдәгесе (5 571 данәдә) Түбән Кама муниципаль китапханәләренә керде....

Түбән Кама шәһәр һәм авыл китапханәләре республикакүләм «Ел китабы» конкурсында даими катнаша. 2016 елда бу конкурста Татарстан нәшриятләрендә 2015 елда дөнья күргән һәм китапханәләр фондына кергән басмалар катнашты. Татарстан Милли китапханәсе төзегән исемлеккә 356 китап кертелгән, шуларның 45,8 проценты ягъни 163 исемдәгесе (5 571 данәдә) Түбән Кама муниципаль китапханәләренә керде.
 
Бу китапларны укучыга җиткерү өстендә шактый эш башкарылды. Үз шәһәребезнең патриотлары буларак, конкурска кергән Түбән Кама язучыларының иҗаты аеруча игътибарга алынды. Чәчмә әсәрләре (проза) номинациясендә - Фәтхулла Абдуллинның «Чүл бүресе», Нурзия Мирхазованың «Уяну» китаплары, «Тезмә әсәрләр» (шигърият) номинациясендә - Рәзил Вәлиевнең «Мәхәббәт һәм нәфрәт» - «Любовь и ненависть», Рәйнә Ситдыйкованың - «Өлешемә тигән көмешем», Мөхәммәт Шәйхинең «Якты чишмә» китаплары буенча махсус зур әдәби чаралар үткәрелде, күргәзмәләрдә, әңгәмә-күзәтүләрдә һәм башка чаралар аркылы укучы игътибары бу китапларга юнәлтелде.
 
Нәтиҗәдә, 32 чәчмә әсәр арасыннан иң күп алып укылган китап (336 мәртәбә) Фәтхулла Абдуллинның «Чүл бүресе» китабы булды. Татарстан китап нәшриятендә сыйфатлы итеп, яхшы кәгазьдә, матур тышлыкта басылган бу китапны укучылар яратып укыдылар. Һәр кылган гамәлең үзеңә: яхшысы - яхшылык белән, начары начарлык белән әйләнеп кайта, дигән тормыш тәҗрибәсе китапка кергән ике повестьтә ачыктан-ачык, әдәби телдә, гыйбрәтле сюжет аркылы бирелгән. Аннан соң -Нурзия Мирхазованың 236 мәртәбә алып укылган «Уяну» китабы һәм Габдрахман Әпсәләмовның 228 мәртәбә алынган «Ак чәчәкләр» китабы. Шушы «Проза» номинациясендә китапның әйләнешен исәпкә алсаң (бу төшенчә китапның китапханәгә килгән данәсеннән тора), иң күп әйләнештә булган китап исемлеге түбәндәгечә: Зифа Кадыйрова «Язмыш сынавы», Гөлсинә Галимуллина «Җиләкле тау сере», Фәтхулла Абдуллин «Чүл бүресе».
 
23 исемдәге шигърият әсәрләре буенча китап ханәләрдә иң күп бирелгән җыентык Разил Вәлиевнең «Мәхәббәт һәм нәфрәт- Любовь и ненависть» (123 мәртәбә), Гөлгенә Кәримованың «Үзем таптым, үзем югалттым» (85 мәртәбә), Ленар Шәехнең «Бар бездә берәү...» (81 мәртәбә). Әйләнешкә килгәндә - Рәйнә Ситдыйкованың «Өлешемә тигән көмешем», Гөлүсә Шаһбанның «Кабатланмас безнең сөюләр...», Җәмилә Әхтәмованың «Тәлгәш-тәлгәш кызыл миләш...» шигъри китаплары укучылар тарафыннан еш укылган.
 
«Ел китабы» конкурсында балалар әдәбияты, татар һәм рус телләрендә публицистика, рус телендә матур әдәбият китаплары арасында да иң күп укылганнары билгеләнде. Йолдыз Шәрәпованың «Сәяхәтче чемодан», Касыйм Тәхауның «Өч әкият», Рабит Батулланың «Аю баласы Әппәс», Резеда Фәрхетдинованың «Муха - синоптик» китаплары балалар тарафыннан яратып укылган. Фәүзия Бәйрәмованың «Ана», «Серле Казан - Таинственная Казань», «Татар җырлары», «Вехи истории Национальной библиотеки РТ», «Победа досталась дорогой ценой», «Кто водрузил Знамя победы над Рейхстагом» басмалары китапханәләрдә укучылар арасында кызыксыну уяткан.
 
Татарстан буенча «Ел китабы» конкурсы нәтиҗәләре март апрель айларында билгеле булачак. Чагыштырырбыз, түбәнкамалылар өчен ясалган нәтиҗә республика халкыныкы белән туры килерме!?
 
Рәмзия КАМБИЕВА,
үзәкләштерелгән китапханәләр системасының методик бүлеге мөдире.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев