Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Урамнар бүген сөенгән, Ап-ак карга киенгән...»

Узган сишәмбе төнендә ява башлаган кар менә тоташ өч көн яуды. Әлегә хәзер дә яугалап тора.

«Быел кыш кинәт килде. Бер көндә яуган кар, кышлык норманы үтәде», — диләр кешеләр, үзара сөйләшкәндә. Алай ук булмаса да, синоптиклар белдерүенчә, шушы бер-ике көндә айлык явым-төшемнең чиреге төшкән. Нәтиҗәсе: юлларда — кар "ботка«сы, сукмакларны кар баскан; җәяүлеләргә йөрергә кыен; машина кую урыннарыннан, ишегалларыннан чыга алмыйча, машиналар тәгәрмәч шомарта. 

21 ноябрь иртән ишегалларында машина өсләренә 20 сантиметрлап кар «бүрек»ләре өелгән иде. Башта шуларны чистартып, аннан соң тирәяктагы кар өемен көрәк белән казып, машиналарны кар тозагыннан азат итеп, эшкә соңга калучылар аз булмагандыр ул көнне.

Хәтерем ялгышмаса, әле моннан бер атна элек кенә бер танышым, бик белдекле булып: «Башка елны бу вакытта җирдә инде күптән кар ята иде. Быелгы кыш карсыз булырга охшый. Яуса да, декабрьнең беренче ункөнлегендә генә явар әле», — дип сөйләнгән иде. Гөнаһ шомлыгына каршы, диикме, "күрәзәче«нең фаразлары туры килмәде. Бер тәүлек барысын да хәл итте дә куйды. Киресенчә, башка елларда кышның бу чорында аның кадәр күп кар яумаган булып чыкты. 

Балтач районыннан танылган халык синоптигы Әмир Шәрипов та быелгы ноябрь аеның аномаль җылы булуы турында әйткән иде. «Үз гомеремдә мондый җылы ноябрьне күрмәдем. Чын салкыннар барыбер булмый калмас, алар ноябрь ахырына калгандыр», — дип фаразлады ул. 

Чыннан да, әлегә кадәр җылы көннәр торды, явымнар булмады диярлек, булганы да — яңгыр, юеш кар — тиз арада сеңеп барды, җиргә кар ятмады. Авыл хуҗалыгы белгечләре дымның туфракка күпләп сеңә баруын киләсе ел уңышы өчен файдалы гына диделәр. 

Һәм менә көтелмәгән хәл — кинәт шулай күп кар яву. Бу хәл начармы, яисә яхшымы соң? Һаман да шул: авыл хуҗалыгы культуралары һәм киләчәк уңышлар өчен бик яхшы, диләр. Ә менә шәһәр халкы өчен уңайсызрак шул. Бу, әлбәттә, җәяүлеләр һәм транспорт хәрәкәтенә бәйле. Чөнки шәһәр тормышын хәрәкәттән башка күз алдына да китереп булмый. Хезмәт кешеләренең күпчелегенең эш урыннары өйләреннән бик еракта. Ә анда бары тик транспорт белән генә йөрергә мөмкин... 

Табигатьнең мондый капризларын гел көтмәгәндә булды дип әйтү дә урынлы түгел. Гадәттән тыш хәлләр хезмәте дә алдан ук кисәтеп торды. Көннәрнең кинәт салкынайтачагы, буран һәм бозлавык булачагы турында алдан ук әйттеләр. Интернет белән эшли торган заманча телефоннары булган кешеләргә алдагы көннәрдә һава торышы белән танышып тору аеруча җайлы. Үзебез яшәгән территориядә иртәгә нинди һава торышы булачагын сәгатьләренә кадәр дөрес күрсәтә. Хәтта атналык һава торышы күрсәткечләре дә, күпчелек очракта, дөрес туры килә. Күп вакытка исәпләнгән фаразлар гына, гадәттә, көне килеп җиткәндә, күрсәткечләре үзгәргән була. 

20 ноябрьдә ТР Гидрометүзәге республикада болытлы һава торышы булачагы турында язды. Көндез һәм кичен кар һәм буран көтелә, шулай ук җилнең тизлеге 14 м/с кадәр җитәчәк дип фаразланган иде. Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары −8, −13 градуска кадәр төшәчәк, ә кайбер урыннарда хәтта −17 градус булачагы турында да әйтелде. Көндез −2 дән −7 градуска кадәр дип фаразланды. Шулай ук синоптиклар бозлавык, кар көртләре турында да кисәттеләр. Көчле кар, бозлавык, юлга чыкканда сак булырга, дигән хәбәр дә булды. Дөрес, андый кисәтүләрне көн саен биреп баруның бер начар ягы да бар икән: кешеләр аңа шулкадәр ияләнәләр ки, игътибар итми башлыйлар, уяулыкларын югалталар... 

Бу көннәрдә шәһәр урамнарында кар чистарту техникасы тулы куәтенә эшләде һәм эшли. Бигрәк тә, шәһәр урамнарындагы төп юлларны чистартуга зур игътибар бирелде. Шуңа да карамастан, өстән кар явып торганда, барыбер, чистарткан урыннарны тиз арада кар каплый һәм ул кар "ботка«сына әверелеп, машиналар хәрәкәтенә кыенлык тудыра: кышкы тәгәрмәчләр «шип» лы булсалар да, тирән карда салулый, шуа, тая. Бу көннәрдә кайбер урамнарда машиналарның юл-транспорт вакыйгасына юлыкканнары да, шулай ук тирән карга батып, чыга алмыйча азапланганнары да күренгәләде. Әлбәттә, андый очракларда башка машина йөртүчеләрнең дә сабыр булулары, юл хәрәкәтендә катнашучы башка кешеләрне аңлаулары сорала.

Җәяүлеләргә дә җиңел түгел, чөнки иртән үк ишегалларындагы сукмакларга һәм тротуарларга кар көртләре өелгән иде. Бу көннәрдә коммуналь хуҗалык хезмәткәрләр енә аеру ча эш артты, дворникларның кулларыннан көрәкләре дә төшмәгәндер. Тротуарларны, подъезд тирәләрен, ишегалларына керә торган урыннарда трактор «сөздереп» киткән урыннардагы җәяүлеләр юлларына өелгән карны чистарту да алар карамагында. 

Әлбәттә, шәһәрдә табигать тудырган әнә шул хәлләргә төрле кешенең карашы төрлечә. Гел зарланырга яратучылар да, шул ук вакытта хәлне аңлаучылар, вакытлыча килеп туган кыенлыкларга түзәргә кирәклеген белүчеләр дә байтак. 

— Гадәти кышларда без ишегалларын чистартырга үзебез дә өлгерәбез. Ә менә хәзер шушы кадәр яуган һәм явып торучы карны бер-ике дворник кына тиз арада көрәп бетерү мөмкин түгел. Зарланучылар бар. Зарланганчы, һәр ишегалдында үз подъезд тирәләрен чистартырга чыгып ярдәм итсеннәр иде. Табигать казасы бер кешегә генә түгел бит, барыбыз да шушында яшибез, шул юлларда йөрибез, — диде бер ишегалды җыештыручы, ачынып. 

Чыннан да, аның сүзләрендә хаклык бар. Ярдәм итә алмыйбыз икән, һичьюгы комачауламаска кирәк. Әнә бит юллаларны, ишегалларын чистартырга комачаулык тудырып, күпме машина тезелгән... 

Табигать ул шундый нәрсә инде: үзенең «сюрприз» лары белән кешеләрне сыный, һәрчак уяу булырга кирәклеге турында искәртеп тора. Әле кыш башлана гына, җәмәгать. Алга таба тагын нәрсәләр күрербез — анысы билгесез...

P. S. Синоптиклар бүген, 24 ноябрьгә, көндез −6, төнге сәгатьләрдә −18 градус вәгъдә иттеләр, ә якшәмбе көнне көндез +1 градус һәм яңгыр булачак. Күргәнегезчә, аерма бик зур. Һава температурасының кискен үзгәрешләренә бик сизгер кешеләр сәламәтлекләренә игътибарлы булсыннар иде.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев