Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Урам буйлап, тынлы оркестр белән...

Узган атнаның җомгасында шәһәребездә «Түбән Кама - патриотлар шәһәре!» дигән акция үткәрелде. Ул педагогия колледжы каршындагы мәйданчыктан кузгалып, Җиңү монументына кадәр барган тантаналы марш белән башланды. Җиңү бәйрәмендәге парадтан аермалы буларак, бу юлы колонналарда түбәнкамалылар гына түгел, кунаклар да бар иде. Кемнәр диген әле - Мәскәүдән килгән аерым Преображенский комендантлык...

Узган атнаның җомгасында шәһәребездә «Түбән Кама - патриотлар шәһәре!» дигән акция үткәрелде. Ул педагогия колледжы каршындагы мәйданчыктан кузгалып, Җиңү монументына кадәр барган тантаналы марш белән башланды.
Җиңү бәйрәмендәге парадтан аермалы буларак, бу юлы колонналарда түбәнкамалылар гына түгел, кунаклар да бар иде. Кемнәр диген әле - Мәскәүдән килгән аерым Преображенский комендантлык полкы солдатлары, Казан югары хәрби команда училищесы курсантлары һәм шул училищеның тынлы оркестры.
Тукай паркы яныннан, Химиклар һәм Октябрьнең 50 еллыгы урамнарыннан узып, Җиңү монументына кадәр өч километрлы араны узганда, тантаналы маршта катнашучыларны юлның буеннан-буена, юл кырыена тезелеп баскан укучыларның һәм зурларның сокланулы карашлары озата барды.
Мәңгелек ут янына гирлянда һәм чәчәкләр куйганнан соң, Халык иҗаты йорты каршындагы мәйданда митинг башланды. Бәйрәмгә килгән Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Бөек Ватан сугышында Җиңү яулаган фронтовикларны бәйрәмнәрдә генә түгел, көн саен кайгыртырга һәм аларга лаеклы булырлык ил сакчылары тәрбияләргә кирәклеге турында сөйләде, Түбән Каманы бу яктан үрнәк итеп күрсәтте.
- Түбән Кама егетләре яхшы хезмәт итә, - диде үз чыгышында тагын бер кунак, Татарстан хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин. -
Шәһәрегез Кораллы көчләр элитасы булган стратегик максаттагы ракета гаскәрләренең Саратов өлкәсендәге дивизиясенә шефлык итә. Хәзер инде Мәскәүдәге атаклы Преображенский полкына да лаеклы егетләрне сездән сайлап ала башладык.
Гомумән, Түбән Камада хәрби-патриотик тәрбия, яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү яхшы куелган. Бүгенге акция дә - моның ачык мисалы, - диде ул.
Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айдар Фәретдинов дәрәҗәле кунакларга, шәһәребездәге бу акция-
гә килгәннәре өчен, муни-ципаль район башлыгы исеменнән рәхмәт әйтте.
Аннан соң мәйданда плац-концерт башланды. Түбән Кама кадетлар корпусы барабанчыларының чыгышын берничә көн элек Җиңү бәйрәмендә күргән идек, бу юлы да рәхәтләнеп карадык. Алардан соң мәйданга чыккан Казан югары хәрби команда училищесы тынлы оркестры башта строй элементлары белән бергә башкарылган хәрби марш, аннары татар халык көйләрен уйнап шатландырды.
Плац-концертның иң матур бизәге, әлбәттә, мо-
ңа кадәр телевизордан гына күргән Мәскәү Преображенский комендантлык полкы солдатлары-ның сафта, кем әйтмешли, «кәртинкә кебек» оста йөрүләре һәм карабиннар белән күрсәтмә чыгышлары иде. Аларга сок-
ланып карап торганда, армиядә хезмәт итеп кайткан ир-егетләрдән кайсысының гына йөрәге җилкенеп куймады икән... Хәтерлим әле, заманында безне стратегик максаттагы ракета гаскәрләренең Смоленскидагы хәрби мәктәбенә китергәч, беренче мәртәбә плацка чыгарып, строй белән йөртеп карадылар. Взвод командиры безгә көлемсерәп карап торды да: «Строй түгел, сарык көтүе бу. Ә менә хәзер солдатларның стройда ничек йөрергә тиеш булуын карагыз», -
диде. Һәм бу хәрби мәк-тәптәге алты айлык уку срогын инде тәмамлаган, әмма әле хезмәт урыннарына китеп өлгермәгән әллә алты, әллә сигез егет (анысы онытылган) стройда бер организм кебек искиткеч оста йөреп күрсәттеләр. Аларга авыз ачып карап торган без, кичәге призывниклар, беркайчан да болай шәп «маршировать» итә алмабыз кебек иде. Кая ул, көн саен берничәшәр сәгать дәвамында «шомарта» башлагач, тиз өйрәндек... Хәер, безнеке инде ул, барыбер, Преображенский полкындагылар белән чагыштырырлык түгел, аларның төп хезмәте тантаналы церемонияләрдә (чит илләрнең рәсми делегацияләрен каршылау һәм озату, һәйкәлләр янына чәчәкләр кую, хәрби парадлар һ.б.) катнашу бит.
Гафу итегез, сүзем бераз читкәрәк китте. Инде «Түбән Кама - патриотлар шәһәре!» акциясенә кайтсак, ул стратегик максаттагы ракета гаскәрләренең Мәскәүдән килгән «Красная звезда» җыр һәм бию ансамбле концерты белән тәмамланды. Дәртле бию-ләр, сугыш чоры һәм эстрада җырлары арасында бер солистлары, башына түбәтәй киеп чыгып, «Сандугачлар ияләшкән су эчәргә миләштән...» дип, акцент белән булса да, татарча җырлап җибәргәч, Түбән Кама татарларының бигрәк тә күңелләре булды...
Кыскасы, шәһәребездә болай зурлап беренче мәртәбә үткәрелгән бу акция соңгысы булмасын, киләсе елларда да оештырылсын иде, дип теләргә генә кала.
Виктор ШАДРИН.
 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X