Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Укырга кая барырга?

Түбән Камадагы махсус урта һәм югары белем бирүче уку йортларына документлар 15 августка кадәр кабул ителә.

Чыгарылыш сыйныф укучыларын шәһәрдә ун учреждение – ике вуз һәм сигез урта махсус уку йорты кабул итә. 11 нче сыйныф укучылары БДИ нәтиҗәләре буенча һәм ГТО нормаларын тапшырган, Бөтенроссия олимпиадаларында җиңү яулаган өчен өстәмә баллар алу мөмкинлегенә ия булганнар, ә 9 нчы сыйныфны тәмамлаучылар аттестатның уртача балы белән керә ала.

Югары белемне техник профиль буенча НХТИда алырга була, ә социаль-гуманитар-КИУда. Бу уку елына 480 бюджет урыны бирелгән. Укыту көндезге, көндезге-читтән торып һәм читтән торып уку бүлекләрендә үткәрелә.

Урта һөнәри белем бирү – Н.В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте, Е.Н. Королев исемендәге политехника көллияте, индустриаль техникум, шулай ук махсус профильле учреждениеләр – педагогика, медицина, музыка, күппрофильле һәм агросәнәгать көллиятләре. Моннан тыш, махсус урта белемне КИУда алырга мөмкин. Көллиятләрдә быел 50 юнәлеш буенча 1 745 кеше бушлай белем ала алачак.

Түбән Кама укучылары гына түгел, күрше район укучылары да Түбән Кама көллиятләренә керү өчен үз документларын тапшыра ала.

Мәгълүмат Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев