Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Украинада махсус операция вакытында һәлак булган Равил Рамазанов белән хушлаштылар

Түбән Кама районының Югары Уратма авылында Украинада махсус операция вакытында батырларча һәлак булган өлкән сержант Равил Рамазановны соңгы юлга озаттылар

Солдат белән хушлашу тантанасы Мәдәният йорты каршындагы мәйданда узды. Аны соңгы юлга озатырга Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов, хәрби хезмәт узган 45863 нче хәрби часть вәкилләре, солдатларның туганнары, якыннары, хезмәттәшләре hәм авылдашлары килгән иде.

Равил Рамазанов взвод командиры булган.  2 майда махсус операция вакытында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган.

Батырларча һәлак булган өлкән сержантны әти-әнисенең туган авылында җирләделәр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев