Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Украинада махсус операция вакытында һәлак булган Антон Тедиков белән хушлаштылар

Түбән Камада Украинада махсус операция вакытында батырларча һәлак булган Антон Тедиковны соңгы юлга озаттылар.

Солдат белән хушлашу митингы Спорт урамындагы Җиңү монументы мәйданында узды.

Антонны соңгы юлга озатырга аның туганнары, дуслары, шәһәр хакимияте вәкилләре, хәрби хезмәткәрләр, ветераннар, курсантлар һәм битараф булмаган йөзләгән кеше килде.

Антон Түбән Кама районының Городище авылында 1999 елда туган. 9 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, Королев исемендәге Түбән Кама политехника көллиятенә укырга кергән. Уссуриядә хезмәт иткән, 2022 елның 6 гыйнварында контракт төзегән һәм хәрби хезмәт үтү өчен Белогорскка күчерелгән. Күчмә икмәк заводының машина йөртүчесе булып хезмәт иткән. Украина демилитаризациясе һәм денацификациясе буенча махсус операция вакытында һәлак булган.

Антон Тедиков үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнәчәк. 

Солдатны Түбән Каманың Геройлар Аллеясында җирләгәннәр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев