Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Уңайлы шартлар тудыру мөһим»

Түбән Камада капиталь ремонттан соң 8нче балалар бакчасы ачылды. Хезмәткәрләрне, сабыйларны һәм әти-әниләрне котларга дип, шәһәр мэры Айдар Метшин да килде. Республика программасы кысаларында, быел барлыгы алты бакча төзекләндерелде. 8нче мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе 1983 елда ук ачылган, өч дистә елдан артык вакыт узгач, билгеле, яңарту ихтыяҗы туган. Төзелеш эшләреннән...

Түбән Камада капиталь ремонттан соң 8нче балалар бакчасы ачылды. Хезмәткәрләрне, сабыйларны һәм әти-әниләрне котларга дип, шәһәр мэры Айдар Метшин да килде.
Республика программасы кысаларында, быел барлыгы алты бакча төзекләндерелде. 8нче мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе 1983 елда ук ачылган, өч дистә елдан артык вакыт узгач, билгеле, яңарту ихтыяҗы туган. Төзелеш эшләреннән башка, биредә һәр төркем бүлмәсе, азык-төлек блогы, кер юу бүлмәсе тулысынча җиһазландырылды. Шулай ук күпфункцияле зал, музей, галокамера бар. 24 сабыйга исәпләнгән төркем бүлмәсе өстәмә ачылды - хәзер «Тургай» үз канаты астына 276 баланы сыйдыра алачак.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе коллективын котлаганда, республика программасының әһәмиятен ассызыклап, Айдар Метшин: «Элек бездә мәктәпләр шулай төзекләндерелсә, быел яңартылуга мохтаҗ булган балалар бакчаларына ремонт ясалды. Биш ел эчендә тагын 39ын яңартырга планлаштырабыз. Балаларга белем бирү, тәрбияләү өчен уңайлы шартлар тудыру мөһим», - диде.
Республика программасы кысаларында, быел 8нче, 14нче, 29нчы, 31нче, 47нче, 50нче балалар бакчаларына капиталь ремонт ясар өчен 150 миллион сум бүлеп бирелгән. Муниципаль бюджет акчасына мебель, төрле җиһазлар, уенчыклар сатып алынган.
Руслан Исламов фотосы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X