Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Төзелеш тукталып тормый

Төзүче һөнәре бу дөньяга кеше яралуга барлыкка килгәндер, мөгаен. Чөнки адәми затларның беренче ихтыяҗы тамак туйдыру булса, икенчесе - ышыклану урыны, түбә булдыру. Шуңа күрә, төзүче һөнәре иң борынгылардан исәпләнә. Дөрес, бүгенге төзелешне ул заманнардагы белән янәшә куеп булмый. Хәзер биналар төзү заманча технологияләргә көйләнгән бик катлаулы эш, ул меңнәрчә...

Төзүче һөнәре бу дөньяга кеше яралуга барлыкка килгәндер, мөгаен. Чөнки адәми затларның беренче ихтыяҗы тамак туйдыру булса, икенчесе - ышыклану урыны, түбә булдыру. Шуңа күрә, төзүче һөнәре иң борынгылардан исәпләнә. Дөрес, бүгенге төзелешне ул заманнардагы белән янәшә куеп булмый. Хәзер биналар төзү заманча технологияләргә көйләнгән бик катлаулы эш, ул меңнәрчә кешеләрнең тырышлыгы белән тормышка ашырыла. Төзүчеләрнең һәнәри бәйрәмнәре алдыннан без шәһәребездәге иң эре төзелеш предприятиесе - «Камаглавстрой» идарәче компаниясенең баш инженеры Николай ТИПТЯРОВка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

- Николай Иванович, «Камаглавстрой» хәзерге вакытта нинди юнәлешләрдә эшли?
- Соңгы елларда структура ягыннан зур үзгәрешләр кичерсә дә, компания шул ук эш - шәһәр ихтыяҗлары өчен биналар төзү белән шөгыльләнә. Бездә эшләр, нигездә, төп ике тармакта алып барыла. Аларның берсе производство объектларын сафка бастыру булса, икенчесе - торак төзелеше. Икесе дә шәһәребез өчен бер үк дәрәҗәдә әһәмиятле.
- Хәзерге вакытта кайсы предприятиеләрдә производство объектлары төзисез соң?
- Бүгенге көндә, нигездә, «ТАНЕКО» өчен биналар төзибез. Андагы объектларны төзүдә безнең берничә подразделение катнаша. Шулардан иң эре җәмгыятьләр - «Нефтегаз-инжиниринг» (НГИ), «Неф-техимзаводстрой», бөтен механикалаштырылган җир эшләрен башкаручы УМС-НК, тимер эшләнмәләр ясауга зур өлеш кертүче «Тимер конструкцияләр заводы», элекке структуралардан булган «Отделстрой» һ.б. Әнә шулай итеп, йөзләрчә төзелеш оешмалары белән берлектә «Камаглавстрой» да гасыр төзелеше булып торган «ТАНЕКО»ны сафка бастыруда үзеннән зур өлеш кертә.
- Ә торак төзелеше белән хәл ничегрәк?
- Торак төзелеше дә - эшчәнлегебезнең мөһим бер тармагы. Чөнки шәһәр төзелеше беркайчан да тукталып тормаган. Ул хәзер елдан-ел киңәя генә бара. Бары тик, заманга карап, төзелеш технологиясе һәм торакны кешеләргә файдалануга тапшыру юллары гына бераз үзгәрде. Бездә торак төзелеше ике төп заказчы аша тормышка ашырыла. Аларның берсе - дәүләт торак фонды. Алар заказы белән социаль ипотека буенча йортлар төзибез. Икенче заказчы - торак-инвестиция компаниясе (ЖИК). Аларының заказы белән төзелә торган торак коммерциягә нигезләнгән. Гади генә әйткәндә, без объектларны проектлаштырабыз, төзеп тапшырабыз, ә йортларны шәһәр кешеләренә сатуны ЖИК башкара. Безгә шәхси инвесторлар килеп, гариза бирәләр, билгеләнгән тәртип буенча акча түлиләр дә, йортны төзеп тапшырганны көтәләр. Ә без, үз чиратыбызда, йортны алар белән килешенгән срокка төзеп тапшырырга тиешбез.
- Бүгенге көндә, Төзүчеләр көне алдыннан, шәһәребездә «Камаглавстрой» компаниясе көче белән ничә торак йорт төзелеп, тапшырылу алдында тора?
- Башта социаль ипотека буенча төзелә торганнарын санап китим. 45нче микрорайонда 17000 кв.м.лы 84нче сериядәге 273 квартирлы 10 катлы панельле йорт, тагын 13500 кв.м.лы 220 квартирлы 8нче йорт. Шул ук микрорайонда гомуми торак мәйданы 11000 кв.м.лы 180 квартирлы 9нчы йортта да монтаж эшләре төгәлләнеп, эчке бизәү эшләре башланган. Анысын өченче кварталда тапшырырга планлаштырабыз. 180 квартирлы 10нчы йортта монтаж эшләре бара. Анысы дүртенче кварталда тапшырылыр, мөгаен. Янәшәдәге 44нче микрорайонда 198 квартирлы 14нче йорт һәм 260 квартирлы 16нчы йортлар да социаль ипотека буенча төзелә. Икесендә дә монтажлау эшләре бара. Әлегә кадәр планны үтәми калганыбыз булмады, бу йортларның да вакытында төзеп тапшырылуына шигем юк. Болардан тыш, коммерция буенча Шинчылар урамында 112 квартирлы һәм 118 квартирлы ике йортта барлык төзелеш эшләре төгәлләнде, янәшә-тирәләрендә юллар салынган һәм газоннар ясалган. Алары тиз көннәрдә заказчыларга тапшырылыр, дип уйлыйм. Шул ук Шинчылар урамында тагын 7 йорт төзелеп килә.
- Кеше көченнән башка бернинди йорт та төзелә алмый, барысын да кадрлар хәл итә, дигәндәй, сездә кадрлар белән хәл ничегрәк?
- Технологияләр һәм механизация никадәр генә үзгәрмәсен, компаниянең һәрвакыт үзгәрешсез кала торган бер өлеше бар, ул - кешеләр, төзүчеләр, кадр-лар. Дөрес, вакыт үткән саен эшләүчеләрнең бер өлеше алышынып тора. Тик бездә компаниянең «умыртка баганасы» булырдай эшчеләр һәм хезмәткәрләр, тәҗрибәле өлкән буын кешеләре бар. Болар инде элекке тәҗрибәне яшьләргә җиткерүче, үзләреннән үрнәк күрсәтүче төзүчеләр. Алар бөтен гомерләрен яраткан эшләренә багышлаган, ихтирамга лаек кешеләр. Шундыйлар бүгенге төзелешнең «марка»сын югары тоталар инде. Форсаттан файдалынып һәм һөнәри бәйрәмебез уңаеннан, барча төзүчеләргә, хезмәт-тәшләремә зур уңышлар, сәламәтлек телим. Шәһәре-безне тагын да үстерүдә, матурландыруда бергәләшеп эшләргә язсын.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X