Төзекләндерү дәвам итәр

2019 елда Түбән Кама муниципаль районында юлларны тәртипкә китерү өчен федераль, республика һәм муниципаль бюджеттан 1 миллиард 700 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта шәһәр һәм район җитәкчеләре киңәшмәсендә Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин хәбәр итте.
Быел шәһәребез беренче тапкыр «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проектында катнашачак. Аның кысаларында, Түбән Кама юлларын төзүгә һәм төзекләндерүгә 480 миллион сум акча биреләчәк. Бу акчага Җиңүнең 30 еллыгы урамына (Тынычлык урамыннан алып Ф.Табиев урамына кадәр) юл салыначак. Дүрт урында капиталь ремонт көтелә: Химиклар урамының ике ягы (Вахитов боҗрасыннан алып Корабельная урамына кадәр), Чәбия урамындагы юлның бер өлеше (Гагарин – Вахитов тукталышлары), Октябрьнең 50 еллыгы урамының җөп санлы йортлары ягы, шулай ук «Пионер» индустриаль паркына борылыштан Көньяк урамы башына кадәр.
Планда бакча, авыл юлларын, Сүбәләк трассасын һ.б. юлларны тәртипкә китерүне дәвам итү каралган. Тагын бер программа – балалар сәламәтләндерү лагерьлары янындагы юлларны тәртипкә китерү – гамәлгә ашырыла башлаячак.
«Ишегалды юлларын төзекләндерүне дәвам итәчәкбез. Күптән түгел әлеге мәсьәлә махсус эшлекле комиссия утырышында каралды. Нәтиҗәдә, исемлеккә 36 мәйдан керде. Аларда машина йөрү юллары киңәйтеләчәк, автомобиль кую урыннары арттырылачак», – диде Айдар Метшин чыгышында.
Хәзерге вакытта Түбән Камада 820 ишегалды исәпләнә. Соңгы өч елда шуларның 219 ына капиталь ремонт ясалган. Шулай ук быел Төзүчеләр һәм Кама Аланы бистәсе юллары тикшереләчәк. Аларны исә 2020 елда тәртипкә сала башлаячаклар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 май 2022 - 18:06Нефть химиячеләре паркында сәләтле балалар фестивале узды Чарада республика һәм Бөтенроссия олимпиадаларында, муниципаль һәм региональ этапларда җиңүчеләр, призерлар, укытучылары, шулай ук, спортта, сәнгатьтә, җәмәгать эшләрендә уңышларга ирешкән укучылар катнашты. Барлыгы 275 бала һәм 162 укытучы.5400
-
26 май 2022 - 11:48Түбән Камада хәрби комиссариаты хезмәткәренә ришвәт алган өчен хөкем карары чыгарганнар Түбән Кама шәһәр суды элекке хәрби комиссариат хезмәткәренә шартлы рәвештә 2,5 елга ирегеннән мәхрүм ителү турында хөкем карары чыгарган.9700
-
26 май 2022 - 11:1910 яшьлек баланы бәрдергәннәр Түбән Камада 10 яшьлек малай юлны чыкканда «Лада Калина» автомобиле астына эләккән.8600
-
26 май 2022 - 08:54Балаларның “Туган як” лагеренда ял итү мизгелләре
-
19 май 2022 - 11:06"Кыңгыраулы мәктәп еллары..."
-
26 май 2022 - 08:24Профильле укыту заман таләбеме?Мәгариф системасы алдында яшь буынга, шәхес, җәмгыять, дәүләтнең мөһим перспектив ихтыяҗларына туры китереп, үтемле, аңлаешлы һәм сыйфатлы белем бирүне тәэмин итү бурычы тора.7100
-
24 май 2022 - 19:03Мәктәп еллары сагынырлык булсын!Кыңгыраулы мәктәп еллары күңелдә кала торган иң шатлыклы һәм мәшәкатьсез мизгелләрнең берсе. Мәктәп кешегә беренче бик мөһим булган белемне генә түгел, беренче тормыш дәресләре дә бирә, дуслык һәм беренче мәхәббәт хисләре белән дә таныштыра. Мәктәп һәм андагы булган барлык шатлыклы һәм моңсу вакыйгалар артта кала, алда – әлегә таныш булмаган яңа тормыш көтә.23401
-
26 май 2022 - 16:20Химиклар көне уңаеннан СИБУР һәм Түбән Кама җитәкчеләре Николай Лемаев бюстына чәчәкләр салдылар26 майда Түбән Камада Химиклар көне билгеләп үтелә. Бәйрәм чаралары Николай Лемаев бюстына чәчәкләр салу тантанасыннан башланды.7700
-
25 май 2022 - 11:43Рамил Муллин чыгарылыш сыйныф укучыларын Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котладыТүбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин чыгарылыш сыйныф укучыларын, укытучыларны һәм ата-аналарны Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлады.11200
-
24 май 2022 - 11:41Игътибар! Корабельная урамында хәрәкәт чикләнгәнТүбән Камада Корабельная урамында Химиклар проспекты киселешеннән алып «Якорь” сәүдә үзәге кадәр ремонт эшләре башкарыла.30500
-
20 май 2022 - 11:20Түбән Кама районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин эшкә велосипедта килгән Түбән Камада 20 май көнне “Эшкә велосипедта” акциясе бара. Шәһәр халкын бу көнне эшкә яки уку йортына велосипедта барырга чакыралар.60100
-
18 май 2022 - 19:51ТР Журналистлар берлегенең Түбән Кама бүлеге вәкилләре Рамил Муллин белән очраштылар 19 майда билгеләп үтелүче Татарстан Республикасы матбугаты көне уңаеннан, шәhәрдә ТР Журналистлар берлеге әгъзалары Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин белән очраштылар.52600
-
19 май 2022 - 09:26“Яр Чаллы – Түбән Кама – Иштирәк” автомобиль юлы буенча хәрәкәт ярты елга диярлек ябылган Татарстанның Тукай районында автомобиль юлы участогын ябылган.52000
-
17 май 2022 - 09:342023 елда шәhәрдә җәяүлеләр зоналарын төзекләндерү дәвам итәчәк Киләсе елда Түбән Камада ишегалларындагы җәяүлеләр зоналарын һәм тротуарларны ремонтлау планлаштырыла.47600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" Редакция газеты "Туган як"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ПИ № ТУ16-01690 от 10.10.2019
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Имамов Фарит Файзетдинович
Адрес редакции: РТ, город Нижнекамск , Проспект Химиков, 64а
Телефон редакции: 43-17-57
Адрес для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика