Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Тыл хезмәтчәннәре хөрмәткә лаек!

Түбән Камада яшәүче тыл хезмәтчәннәре Хәйрелбәнат Җәләева һәм Фәгыйлә Якупова 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтте.

Хәйрелбәнат Мотыйгулла кызы тумышы белән – Ширәмәт (Түбән Кама) районының Кызыл Чапчак авылыннан. Сугыш башлангач, әтисе фронтка алына, әнисе дүрт бала белән ялгызы кала. Хәйрелбәнат апа сугыш елларында колхозда эшли, шул ук вакытта мәктәптә укуын да дәвам итә. 1951 елда авылдашына кияүгә чыга. Фәхразый абый белән алар 63 ел гомер иткәннәр, биш бала тәрбияләп үстергәннәр, тугыз онык һәм 20 торыклары сөендереп тора. Хәйрелбәнат Мотыйгулла кызы озак еллар «Октябрь бүләге» совхозында эшләп, лаеклы ялга чыга. Ул хезмәт ветераны, «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәте өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Фәгыйлә Фәрхетдин кызы Түбән Уратма авылында туа. Сугыш башлангач, укуын ташларга мәҗбүр була, колхозда хезмәт куя. Сугыштан соңгы елларда Түбән Новгород өлкәсенә торф чыгаруга җибәрелә, анда биш ел эшли. Аннан туган авылына кайта, кияүгә чыга. Ире Гыйльметдин абый белән 30 ел гомер кичерә. Өч бала үстерәләр, дүрт онык һәм җиде торыклары бар. Фәгыйлә Фәрхетдин кызы озак еллар «Родина» колхозында эшләп, лаеклы ялга чыга. Ул «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүнең юбилей медальләре, «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнә.

Фотолар e-nkama.ru сайтынна.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев