Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Тынычлык телисеңме? Сугышны исеңдә тот

Бөек Ватан сугышында совет солдатларының фронттагы батырлыкларын хәтеребездә тоту - безнең изге бурычыбыз. Бу, бигрәк тә, үсеп килүче буынга - яшь түбәнкамалыларга кирәк, диләр «ТАНЕКО» акционерлык җәмгытендә. Әле менә шушы көннәрдә генә, нефть эшкәртүчеләрнең турыдан-туры ярдәме белән, Түбән Каманың 28нче мәктәбендә «Сугышчан дан музее» эшли башлады. «ТАНЕКО» компаниясе кабинетны ремонтлау...

Бөек Ватан сугышында совет солдатларының фронттагы батырлыкларын хәтеребездә тоту - безнең изге бурычыбыз. Бу, бигрәк тә, үсеп килүче буынга - яшь түбәнкамалыларга кирәк, диләр «ТАНЕКО» акционерлык җәмгытендә.
Әле менә шушы көннәрдә генә, нефть эшкәртүчеләрнең турыдан-туры ярдәме белән, Түбән Каманың 28нче мәктәбендә «Сугышчан дан музее» эшли башлады. «ТАНЕКО» компаниясе кабинетны ремонтлау һәм җиһазлау өчен, гомуми алганда, җиде йөз җитмеш меңнән артыграк сум акча бүлеп бирде.
Музей, әле күптән түгел генә ачылган булуга карамастан, бай коллекцияләре белән беренче карарга килүчеләрне гаҗәпләндерде. Чыннан да, тарихи кыйммәткә ия күп кенә экспонатларны «Нефтехимик» эзтабарлар отряды (командиры - Ольга Ланцова) биргән. Киштәләрдә - тишкәләнгән каскалар, реконструкцияләнгән сугыш кораллары, солдат медальоннары, тутыккан пычаклар, вакыт үтеп саргайган солдат хатлары һ.б. Хәтта дошманнардан - Вермахт солдатларыннан калган әйберләргә дә кечкенә генә урын бирелгән.
Мәктәп директоры Рафаэль Лотфуллин әйтүенчә, аның күп кенә коллегалары гына түгел, гади шәһәр кешеләре дә әлеге музейны карарга теләк белдерәләр икән. Карарга килүчеләр өчен җиденче, сигезенче классларда укучылар арасыннан экскурсияче әзерләү турында да уйлыйлар. Әлегә биредә директор үзе алыштыргысыз гид. Рафаэль Руфик улы - белеме буенча тарихчы һәм фәннәр кандидаты булу өстенә, үзе үк турыдан-туры эзтабарлык хәрәкәтендә катнашкан кеше. Ул әлеге эшчәнлек белән студент вакытыннан бирле актив шөгыльләнгән. Сугышның бөтен фаҗигасен, совет солдатларының каһарманлыгын Р.Лотфуллин, тарихны бары тик дәреслекләрдән генә укып белүче коллегаларына караганда тирәнрәк аңлый. Бүгенге көндә ул ата-бабаларыбызның батырлыклары турындагы белемнәрне укучыларга ирештерер өчен бөтен мөмкинлекләрдән дә файдалана. Сүз дә юк, моны тормышка ашыру, гадәти кабинетка караганда, яхшы җиһазландырылган музейда җиңелрәк тә, күпкә нәтиҗәлерәк тә булачак.
Мәкәп коллективы үзләренең шефлары булган «ТАНЕКО» компаниясенә, шәхсән предприятиенең генераль директоры Л.Алехинга, шәһәр Советы депутаты С.Пархоменкога чиксез рәхмәтле. Өстәвенә, әлеге ярдәм беренчесе генә түгел һәм соңгысы да булмас, дигән өмет белән яши педагоглар. Алдагы елларда шефлар мәктәпнең түбәсен, спорт залын ремонтларга, тәрәзәләрен яңага алмаштырырга һәм башка хуҗалык эшләренә булышканнар иде инде.
Е. Токарева.
 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев