Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Туй күлмәге кигән кыздан көнләшергәме?

Август- сентябрь - туйларга бай чор. Әйе, ике яшь күңел өчен күңелле вакыйга. Ак туй күлмәге, пар балдаклар, ЗАГС, туганнар-дуслар... Читтән карап торганда, чынлап та, көнләшерлек: кәттә машиналар, затлы күлмәкләр, зәвыклы макияж, мул табын! Ә моның әти-әни кесәсенә шактый «сугуын» аңлый микән яшьләр? Ярый да, кияү яки кәләш, кода-кодагый бай...

Август- сентябрь - туйларга бай чор. Әйе, ике яшь күңел өчен күңелле вакыйга. Ак туй күлмәге, пар балдаклар, ЗАГС, туганнар-дуслар...
Читтән карап торганда, чынлап та, көнләшерлек: кәттә машиналар, затлы күлмәкләр, зәвыклы макияж, мул табын! Ә моның әти-әни кесәсенә шактый «сугуын» аңлый микән яшьләр? Ярый да, кияү яки кәләш, кода-кодагый бай булса.
Чыннан да, бүгенге туй күпмегә төшә икән? Никах мәҗлесе үзе 100 мең сумнан да арзан булмый, диләр. Балдаклар, никах, туй күлмәкләре (аерым ике күлмәк сорый кызлар) шулай ук 100 мең чамасы.
ЗАГСта тантана оештыру бушлай дип уйлыйсызмы? Тоттырганнар, ди! Фотограф, видеооператорсыз нинди туй, ди инде ул?! Аларына да 100 мең сум чамасы әзерләгез. Туйлар сезонында тамадалар да бәяне күтәрә: 30-40 мең сумнан башлана бугай.
Туй мәҗлесен фатирның кысан залында уздыру да тарихта гына калды. Чат саен кафе бит. Кеше башына 1500 сумнан башлап, сөенә-сөенә, сезнең өчен өстәл әзерләячәкләр.Туй уздыруда тагын бер заман гадәте барлыкка килде: салют. Ул да арзан түгел.
«Икенче көн»енә тамада кирәк булмаса да, акчаңны түләп, аны шәһәр яны ял итү зоналарында уздыралар.
Менә шулардан чыгып, уйлап карагыз: туй күлмәге кигән кәләштән кызлар көнләшсә дә, әти-әни көнләшә микән? Әллә туйга алынган бурыч-кредитлары турында уйлыймы алар?
Ирексездән, безнең чордагы «мунча-коймаклы» никах, гади булса да, авыл өендә (кайбер якларда - ишегалдында) үткәрелгән, авылның җор, үткен телле абзый-апалары, мәҗлестән-мәҗлескә йөреп тәмам шомарып беткән гармунчысы алып барган, күңелле, тик «билдән түбән төшмәгән» уенлы туй мәҗлесләре хәтердә яңара…

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев