Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Тукталышлар ни хәлдә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә, Түбән Камага Шәһәр статусы бирелүнең 50 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Кунаклар каршыларга әзерләнгәндә, алдан ук, оятка калмас өчен, күбебез өен җыештыра, әзерләнә, пешеренә башлый. Түбән Кама да 2016 елда булачак бу юбилейга әзерләнә башлады. Шәһәр уртасындагы ярымташландык парк заманча төс алачак, диләр. Ниһаять, юлларны ремонтлый...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә, Түбән Камага Шәһәр статусы бирелүнең 50 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Кунаклар каршыларга әзерләнгәндә, алдан ук, оятка калмас өчен, күбебез өен җыештыра, әзерләнә, пешеренә башлый. Түбән Кама да 2016 елда булачак бу юбилейга әзерләнә башлады.

Шәһәр уртасындагы ярымташландык парк заманча төс алачак, диләр. Ниһаять, юлларны ремонтлый башладылар - монысы бик яхшы. Югыйсә, Сөембикә урамы башы, дәваханәләр шәһәрчеге юллары сугыш кырын хәтерләтә иде.

Килгән кунакларга күрсәтер урыннарыбыз шактый. Мәсәлән, Тынычлык урамы иң матурлардан берсе, "Җәлил" янындагы мәйдан - яшьләрнең иң яраткан ял итү урыны. Бала-чагаларны алып бару өчен Аттракционнар паркындагы атынгычлар, "Шайтан тәгәрмәче" һ.б. бар. Урамнарыбыз чиста, теләсә-кайда аунаган чүп-чар сирәк күренә.

Кунакларга шәһәрне машинада йөреп кенә күрсәтеп булмас, җәяүләп тәпиләргә дә туры килер, ә тукталышларны күрсәтсәк... Бу турыда әледән-әле язып, тукталышларны фотога төшереп торсак та, түрәләрнең селкенгәне күренми. "Тамчы тамып, боз тишә" дигәндәй, бәлки түрәләр халык авазын кайчан да булса ишетерләр һәм тукталышларга да чират җитәр. Сез дә ризалашасыздыр, аларның бит яхшы хәлдәгеләре юк дәрәҗәсендә.

Күз алдына китерегез, чит шәһәрләрдән, бәлки, чит илдән дә килгән кунаклар Сөембикә урамындагы "Чаллы икмәге" тукталышында басып торалар, ди. Өстәвенә, юбилей көз көне булачак, яңгыр да явып үтүе ихтимал, кая керер урын тапмаслар. Чөнки бу тукталышның стенасы да, түбәсе дә юк. Менделеев, Мурадьян, Вокзальная урамындагылары да әллә кайчан ташланган Припять шәһәрен хәтерләтә. Әллә кайдагы тыныч урамнарга барып йөрмәсләр, дисезме? Ярар, әйдәгез, алайса шәһәребезнең йөзек кашы булырдай урынына тукталыйк. Монысы - мәчетебез. Әллә намазга йөргән өлкән яшьтәге кешеләрне биздерер өчен, әллә башка сәбәп белән, тукталышларның Бакый Урманче урамындагысы да, Химиклар урамындагысы да кешегә күрсәтер хәлдә түгел. "Яңгырлы-карлы көннәрдә ышыкланып булмый" дип зарланучылар җитәрлек.

Санаулы вакыт тиз үтә ул, әле генә башланган кебек иде, 2014 елның да сигезенче ае бетеп килә. 2016 елга күп вакыт калмый. Башта озак уйлап йөрерләр дә, вакыты җиткәч, аннан-моннан ясап куярлар. Ә инде кунакларны озатуга җимерелә башласа, кабат ремонтлап тормаслар. Кемгәдер күрсәтер өчен генә түгел, ә шәһәр халкы өчен төзибез дисәләр, алдан ук җитди әзерләнә торсалар да ярый.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев