Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Тукай иҗаты – тәрбия чыганагы

39 нчы балалар бакчасында бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына нигезләнгән «Без – Тукай варислары» дип исемләнгән төбәкара бәйгенең йомгаклау туры булып узды. Өч еллык тарихы булган бәйгедә Түбән Кама шәһәре һәм районыннан тыш, Яр Чаллы, Әлмәт, Мамадыш, Минзәлә, хәтта Теләче районыннан да катнашучылар булды.

Шулай итеп, беренче турда 47 бала үзләренең «Тукай варислары»на тиң булуларын дәлилләп, туган телебез – татар телендәге чыгышларын видеоязмаларга төшереп җибәргән булсалар, икенче турда иң зирәк, иң акыллы балаларның үзләре белән очрашу бәхетенә ирештек. Әлбәттә, бәйге булгач, аның үзенчәлекле, катгый таләпләре дә була, шуңа да килгән материалларны өч көн дәвамында дикъкать белән тикшереп бәяләргә туры килде. Нигезләмә буенча, тиешенчә җыелган 22 баллы ун бала финалга чыкты. Шулай итеп, йомгаклау турында Әлмәт шәһәренең 36, 52, 62 нче балалар бакчаларында, Яр Чаллы шәһәренең 46 нчы, Мамадыш шәһәренең 6 нчы, Түбән Кама районының 1, 39, 47, 49, 77 нче балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр гаиләләре белән көч сынаштылар, шәхес тәрбияләүче Г.Тукай иҗатын яктырттылар. 
 «Мин – Тукай варисы» дигән беренче биремдә балалар әти-әниләре белән берлектә үзләренең Тукай иҗатының гаилә тәрбиясендә кулланылышы турында сөйләп, сәхнәләштереп күрсәтсәләр, «Тукай геройлары бүгенге көндә» дигән икенче бирем, кызыклы булуы белән дә, актуальлеге белән дә аерылып торды. Чөнки ул өй эше итеп бирелгән иде. Театр елы уңаеннан, нәни варислар әти-әниләре, әби-бабайлары, тәрбиячеләре белән бергәләп, Г.Тукай әсәрләрендәге геройларны төрле материаллардан әзерләп алып килделәр. Нигезләмә буенча, әлеге мавыктыргыч биремгә бишәр минут каралган иде. Алар үз куллары белән ясап алып килгән театрның кирәклеген яклап кына калмадылар, нәрсәдән, ничек ясаулары, әлбәттә, театр булдыруда баланың өлешен дә билгеләделәр һәм әкияти персонажларны «җанландырып» уйнап та күрсәттеләр. 
«Әкияттә – кунакта» дип исемләнгән өченче бирем аша конкурсантларның зирәк, тапкыр булуларын ачыкладык. 
Г.Тукайның «Су анасы», «Шүрәле», «Кәҗә белән сарык», «Кызыклы шәкерт», «Бала белән күбәләк», «Эш беткәч уйнарга ярый» һ.б. әсәрләренә нигезләнеп, нәни варисларның игътибарлы булуларын барладык. Экранда яктыртылган төрле рәсемнәр арасыннан һәрбер баланың аерым бирелгән сорауга җавап табуы, дөреслеген тикшерү, дәлилләү өчен җавапларның янәдән күрсәтелүе, сабыйларга гына түгел, һәммәбезгә дә кызыклы булды. 
Балалар эшен үз эченә сыйдырган «Тукай сукмаклары буйлап...», 37 нче китапханә хезмәткәрләре тарафыннан булдырылган «Тукайның әкияти сандыгы» дип исемләнгән китап күргәзмәләре дә эчтәлекле һәм тәрбияви әһәмияткә ия иде.
Бәйгегә әти-әниләр дә яхшы хәзерлек белән килгән, өлкән буынның, шулай ук апа-сеңелләре, энекәшләренең катнашуы да ямь өстенә ямь өстәде. Шуңа да призлы урыннарны билгеләгәндә хөкемдарларга озак кына бәхәсләшергә туры килде. Бәйрәм төсмерен алган бәйгегә чакырылган хөрмәтле кунакларыбыз: Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе, Милли шура әгъзасы Рөстәм Ганиев, мәктәпкәчә белем бирү мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Гөлнара Вәҗиева, үзәкләштерелгән китапханәләр берләшмәсе җитәкчесенең балалар эше буенча урынбасары Римма Хәсәнова, аксакаллар шурасы рәисе Васил Камалов, мәгариф ветераны Суфиян Минһаҗев, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рифкат Имаев варисларыбызның эшен бәяләп, урыннар билгеләделәр. Шунысы куанычлы: Түбән Кама шәһәренең 49 нчы балалар бакчасыннан Әмирә Шакирянова һәм Түбән Кама шәһәренең 77 нче балалар бакчасыннан Диләрә Бикбова икенче урынга лаек булды. Шулай ук түбәнкамалылар Илсаф Таһиров (1 нче балалар бакчасы) – «Иң сөйкемле Тукай варисы», Сәмирә Маннанова (39 нчы балалар бакчасы) –  «Иң күркәм Тукай варисы», Диләрә Гыймадиева (47 нче балалар бакчасы) «Иң зәвыклы Тукай варисы» номинацияләрендә җиңү яулап, «Тукай варисы-2019» дип язылган алтын медальгә, дипломга ия булдылар. 
Барлык катнашучыларга да Г.Тукайның ике дәүләт телендә нәшер ителгән «Сагыныр вакытлар» дип исемләнгән өр яңа китаплары, гаиләдә куллану өчен өстәл календаре тапшырылды. Ә Маннановлар, Кузнецовлар һәм Бикбовлар гаиләләренә, бәйгедә әтиләре дә катнашканы өчен рәхмәт йөзеннән, махсус бүләкләр бирелде. Әйтергә кирәк, әлеге истәлекле бүләкләрне әзерләүдә барлык чыгымнарны да Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе Рөстәм Ганиев үз өстенә алды. Һәм ул үзенең чыгышында туган телебез – татар теленең һәрвакыт Тукай бөеклегендә булуын, милли мирасыбызны, гореф-гадәтләребезне барлау, саклау иң элек гаиләдә башлануын әйтте, балалар бакчасы, мәктәп белән һәрвакыт шушы юнәлештә кулга-кул тотынышып бердәм эшләргә чакырды. Бәйгедә катнашкан барлык балаларга, әти-әниләргә, тәрбиячеләргә рәхмәтен белдерде. «Тукай варислары»н тәрбияләү эшендә үзләреннән гаять зур өлеш кертүләре өчен 39 нчы балалар бакчасы коллективына Г.Тукай портреты төшерелгән кубок бүләк итте.
Габдулла Тукайның педагогик карашлары тулысы белән хәзерге педагогика таләпләренә туры килә, без – педагоглар өчен шунысы аеруча әһәмиятле. Шуңа да Тукай иҗаты – тәрбия чыганагы, дип авыз тутырып әйтә алабыз.
Нурзия МИРХАЗОВА, 39 нчы балалар бакчасы методисты, Татарстанның атказанган укытучысы.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев