Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Туган як»тан бүләк» конкурсына йомгак ясалды

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Әгәр онытмаган булсагыз, 2018 елның беренче яртыеллыгына «Туган як»ка язылучыларга конкурс тәртибендә бүләкләр бирергә вәгъдә иткән идек. Менә ул көн килеп тә җитте. Конкурс шартлары буенча, анда «Туган як»ка язылганнардан теләгән һәркем катнаша ала иде. Шуңа күрә, ел тәмамланганчы бер ай алдан, газетабызның берничә санында махсус купоннар...

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Әгәр онытмаган булсагыз, 2018 елның беренче яртыеллыгына «Туган як»ка язылучыларга конкурс тәртибендә бүләкләр бирергә вәгъдә иткән идек. Менә ул көн килеп тә җитте.
Конкурс шартлары буенча, анда «Туган як»ка язылганнардан теләгән һәркем катнаша ала иде. Шуңа күрә, ел тәмамланганчы бер ай алдан, газетабызның берничә санында махсус купоннар да бастырып чыгардык. Конкурста катнашырга теләгән кеше, шуларны тутырып, редакциягә җибәрергә тиеш иде. Ел ахырына кадәр 147 кеше купонны тутырып, редакциягә китерде.
Конкурска куелган призлар исемлегендә 45 төрле әйбер бар иде. Әлбәттә, бүләкләр фондын тупларга булышкан барча иганәчеләребезгә, партнерларыбызга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәбез. Үзебезнең НТР медиахолдинг компаниясе, Шәһәр электр транспорты предприятиесе, Базар комплексы, шәһәр мәдәният бүлеге җитәкчеләренә аеруча рәхмәтлебез.
Бүләкләр конкурста катнашкан һәркемгә дә җитәрлек булмаганлыктан, аларны уйнатырга туры килде. Әлеге эш гадел булсын, "үз кешеләр"гә бирү дигән шикләргә урын калмасын өчен, читтән махсус чакырып, дүрт кешелек комиссия билгеләдек. Бу мөхтәрәм кешеләр: НТР телерадиокомпаниясенең баш бухгалтеры Зифа Тимергайнан кызы Шәмсетдинова, Түбән Кама аксакаллар шурасы рәисе урынбасары Мәснәви Габдулла улы Һадиуллин, Г.Тукай исемендәге үзәкләштерелгән китапханәнең халык белән эшләү бүлеге мөдире Әнфисә Зиннур кызы Фәйзетдинова, Шәһәр музеенең өлкән гыйльми хезмәткәре Дания Сәетгәрәй кызы Вәлиева. Әлбәттә, әлеге чараның барышын күзәтергә теләгән конкурста катнашучыларга да ишегебез ачык булды. Шундый теләк белдергән берничә кеше, редакциягә килеп, конкурсның барышын күзәтеп утырды.
Бүләкләр барысы да тигез түгел иде, билгеле. Энә дә бүләк, дөя дә бүләк, дигәндәй, яхшылап бөтерелгән купоннарны барабанга салып әйләндергәч, кемнәрнең нинди бүләккә ия булулары ачыкланды. Монысы бәхет очрагы! Уйнаучыларның исемнәре язылган купоннарны барабаннан алырга 6 яшьлек Марат ярдәм итте. Аның бу эшне бернинди хәйләсез, сабыйларга гына хас үтә самимилек белән башкаруын комиссия әгъзалары да, анда килгән күзәтүчеләр дә яхшы күрде.
Шулай итеп, «Туган як»тан бүләк» конкурсында катнашып, призларга ия булган газетага язылучыларыбызның исемнәрен игълан итәбез:
трамвайда йөрүгә еллык сертификат - Г. Данилова (Гагарин ур., 29);
тоз мәгарәсенә абонемент - Ф. Әгъләметдинов (Октябрьнең 50 еллыгы ур., 6в), М.Гарифуллина, (Октябрьнең 50 еллыгы ур, 18);
мендәр - Н. Фәттахова (Шинчылар ур., 7);
плед - Ф. Гыйльметдинова (Химиклар ур., 68), Р. Ибраһимова (Кр. Ключ поселогы, Садовая ур.);
ирләр өчен косметика җыелмасы - А. Хәмидуллин (Тынычлык ур., 66/2);
хатын кызлар өчен косметика - Р. Әгъмалова (Б. Урманче ур., 28);
шампан шәрабе - Д. Шакирҗанова (Химиклар ур., 70 в), М. Шестакова (Түбән Уратма авылы, Совет ур., 64), Р. Сәлахова (Каенлы авылы, Татарстан ур., 29), Х. Хөсәенов (Төзүчеләр ур., 52), М. Гаянова (Бызов ур., 5);
кофе - М. Мәһдиева (Менделеев ур., 41), К. Гыйльманов (Шәңгәлче авылы);
чәй - И. Гыйздәтуллина (Корабельная ур., 30), З. Гыйльметдинов (Шинчылар ур., 48), Х. Миңнеханов (Төзүчеләр ур., 26), Ф. Ситдыйков (Яшьлек ур., 18);
чәкчәк - С. Салеева (Кызыл Чапчак авылы, Үзәк ур., 4), З. Ибраһимов (Кайманов ур.,11), Р. Хәмидуллина (Тукай ур., 6), М. Мөкъсинова (Шинчылар ур., 1);
автомобиль салонын чистарту сыеклыгы - Ф. Ермаков (Тынычлык ур., 83);
җыела торган канистра - В. Бакиров (Борок, Үзәк ур., 17);
салатниклар - И. Шәйхетдинов (Төзүчеләр ур., 38);
шахмат - А. Хаҗиева (Менделеев ур., 4);
домино - Н. Әхмәтҗанова (Кызыл Чапчак авылы);
он иләге - Л. Пряхина (Бызов ур., 24);
машина юу «замша»сы - А. Гатиатуллина (Вахитов ур., 8/14);
рулетка - Р. Сафиуллина (Каенлы авылы, Мәктәп ур., 22);
массажер - Г. Хәйруллина (Вахитов ур., 8/14);
поднос - Г. Нургалиева (Вокзал ур., 30);
эскәтер - М. Закирова (Бызов ур., 26);
машина өчен кыргыч-щетка - А. Миронов (Шинчылар ур., 54);
микроволновка өчен контейнер - З. Шәйхетдинов (Шәңгәлче авылы, Ленин ур., 59);
перчаткалар - Җ. Сәхәбиева (Тынычлык ур., 5);
чигү наборы - Г. Вәлиәхмәтов (Химиклар ур., 110);
чыршы уенчыклары - Н. Измайлова (Тукай ур., 30);
таз - Г. Минһаҗева (Южная ур., 2), З. Никитина (Химиклар ур., 83);
китаплар (Түбән Каманың 50 еллык юбилее уңаеннан нәшер ителгән, Наил Нуретдиновның тормышына һәм иҗатына багышланган): - Габдуллин Н. (Вахитов ур., 14), Н. Нуриева (Сөембикә ур., 63), Р. Кәримова (Б. Урманче ур., 14), Г. Асылкаева ( Төзүчеләр поселогы, Романтиклар ур., 50б), Г. Садыйков (Тукай ур., 36).
Бүләкләрне эш көннәрендә редакциягә килеп алырга кирәк. Үзегез белән 2018 елның беренче яртыеллыгына газетага язылу квитанциясен алып килергә онытмагыз.
2018 елның беренче яртысына «Туган як»ка язылучыларыбыз өчен бу соңгы конкурс түгел. Февраль аенда тагын бер конкурс булачак, дип язган идек. Анысын безнең НТР медиахолдинг компаниясе, гадәттәгечә, өч газета арасында уздыра. Анда «Туган як» газетасына язылучылар да катнаша ала. Без «Туган як»тан бүләк» конкурсына катнашырга теләк белдергән кешеләрне әлеге конкурска да яздык. Тагын шунысын да искәртәбез: конкурска гыйнвар аенда язылган кешеләр дә катнаша ала. Моның өчен, газетага язылу турындагы квитанцияләрегезне (гыйнварда язылганнарга) редакциягә китерүегез сорала.
Тагын бер искәрмә, февральдә узачак әлеге конкурсның шарты: купон китерү генә түгел, конкурс барышында катнашырга теләк белдергән кешенең үзенең дә булуы мәҗбүри.
Фәрит ИМАМОВ.
Л. Заһретдинова фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев