Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Туган як» җиңү китерде

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте җитәкчелеге һәр ярты ел саен республика почтальоннары арасында конкурс үткәрә. 2016 елның беренче яртысына яздыру нәтиҗәләре буенча, «Иң яхшы шәһәр почтальоны» номинациясендә Түбән Камадан Вера Ефремова җиңүче дип табылган. Вера Анатольевна Гагарин урамындагы 9нчы поч-та бүлегенә җитәкчелек итә. Бу почта бүлегендә 2016 елның беренче яртысына газета-журналларга яздыру...

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте җитәкчелеге һәр ярты ел саен республика почтальоннары арасында конкурс үткәрә. 2016 елның беренче яртысына яздыру нәтиҗәләре буенча, «Иң яхшы шәһәр почтальоны» номинациясендә Түбән Камадан Вера Ефремова җиңүче дип табылган.
Вера Анатольевна Гагарин урамындагы 9нчы поч-та бүлегенә җитәкчелек итә. Бу почта бүлегендә 2016 елның беренче яртысына газета-журналларга яздыру планын, аннан алдагы елның икенче яртысы белән чагыштырганда, 10 процентка арттырып үтәгәннәр. Вера Анатольевнаның әйтүенчә, 9нчы почта бүлегенең республика күләмендәге конкурста җиңүендә «Туган як» газетасының роле зур булган, чөнки барлык җирле, республика һәм федераль матбугат чаралары белән чагыштырганда, «Туган як»ка язылучылар саны беренче урында. «Бу газетаны кыю һәм бай эчтәлекле, укырга кызыклы булганы өчен яраталар», -
ди ул.
Казанда уздырылган тантанада Вера Ефремовага һәм конкурсның башка номинацияләрендә җиңүчеләргә Дипломнарны һәм акчалата премияләрне «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Андрей Кузьмин тапшырды.
Инде менә 2016 елның икенче яртысы өчен язылу вакыты да килеп җитте. Язылу бәяләрен Казаннан бүген-иртәгә хәбәр итәргә тиешләр, «Туган як»ның киләсе санында игълан итә алырбыз, мөгаен.
Бу уңайдан, почтальоннарга һәм почта бүлекләре җитәкчеләренә дә әйтер сүзебез бар: «Туган як»ка күбрәк кешене яздырырга тырышыгыз! Чөнки «Татмедиа» җитәкчелеге сезнең өчен конкурсны икенче яртыеллыкка яздыру чорында да уздыра. Районда һәм шәһәрдә яшәүчеләр иң күп языла торган, димәк, халыкның иң яраткан газетасы булган «Туган як»ка яздыру нәҗәләре буенча уңышка ирешү җиңелрәк булыр. Сезгә конкурста җиңүләр телибез!
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X