Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Каманың «Нефтехимиклар» паркында яңа ел шәһәрчеген ачу тантанасында уникаль тамаша булачак

Паркта бәйрәм чаралары 17:30 сәгатьтә үк башлана.

«Нефтехимиклар» паркында инде матур чыршы куелган, төрле төсле лампочкалар кабызылган, боз фигуралары ясалган, балалар өчен тау төзелгән.

28 декабрь кичендә паркта Яңа ел шәһәрчеген ачу бәйрәменә Түбән Каманың СИБУР предприятиесе Казан һәм Түбән Камадан танылган коллективларны чакырды.

Бәйрәмдә «Капелла» вокаль ансамбле, «Ибица» хореография коллективы, Казаннан «Прогульщики» кавер-төркеме, «Boys Band MIB» музыкаль триосы һәм «ИЗУМИ» театр коллективы чыгыш ясаячак. Программада: фокуслар, акробатика, жонглерлар, ходулистлар, һәм, әлбәттә, Яңа ел символы — Аждаһа булуы көтелә.

Паркта бәйрәм чаралары 17:30 сәгатьтә үк башлана. Бу вакытта кунакларны анимация программасы каршы алачак, ә 18:00 сәгатьтә бәйрәм Кыш бабай һәм Кар Кызын каршы алу белән башлана. Иң кечкенә кунакларны фантастик персонажлар, әкият геройлары көтә. Балалар үзләре яраткан геройлар белән чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән уйный алачак. 

Кыш бабайның килгән кунакларны котлавы, чыршыны кабызу һәм бәйрәм салюты — якты һәм истә калырлык мизгелләр бүләк итәчәк. Бәйрәм күңелле дискотека белән тәмамлана. 

Быел СИБУР «Нефтехимиклар» паркы территориясен яңартты. Скверда брусчатка, балалар комплекслары, кунак йортлары яңартылды, фонтан касәсе тышлыгы да матурланды, коймалар, эскәмияләр һәм кечкенә архитектура формалары ремонтланды. Газон һәм куакларны тәртипкә китерделәр. Ремонт эшләре барышында паркның фитнес-мәйданчыгы тулысынча яңартылды, барлык тренажерлар яңаларына алыштырылды. «Нефтехимиклар» паркы хәйрия нигезендә Түбән Кама администрациясенә тапшырылды.

Түбән Каманың СИБУР предприятиесе ярдәме белән паркта балалар таучыклары һәм боз фигуралары төзелде, шулай ук Яңа ел тамашалары өчен сәхнә булдырылды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев