Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Шәһәр һәм без

Түбән Каманың ике микрорайонында заманча спорт комплекслары урнаштырылды

Җиһаз грант акчаларына сатып алынды.

Түбән Каманың 47 һәм 49 нчы микрорайоннарында яңа урам тренажерлары барлыкка килде, алар халыкка саф һавада спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирәчәк.

Җиһаз «Татарстан Республикасында елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» конкурсында алынган грант акчаларына сатып алынды, дип яза шәһәр администрациясенең матбугат хезмәте.

Территориаль иҗтимагый үзидарә советы рәисе Мөнирә Исламова йорт ишегалларында сәламәт яшәү рәвеше өчен уңайлы шартлар тудыруның мөһимлеген билгеләп үтте.

«Уртак тырышлык белән без үзебезнең микрорайонны яхшырак итәбез. Һәркемне сәламәтлекне ныгыту өчен яңа мөмкинлекләрдән актив файдаланырга чакырам», — дип уртаклашты ул.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев