Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Каманың 27% торак йортына җылы бирелде

Түбән Каманың 1002 торак йортының 267сенә җылылык бирелгән, бу 27% тәшкил итә.

Бу хакта  «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә «ТКХ департаменты» директоры Сергей Скучаев хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, 29 сентябрьгә кадәр барлык йортлар да җылылык белән тәэмин ителәчәк.

Хәзерге вакытта 69 мәктәпнең 65енә, шулай ук, 1нче балалар сырхауханәсеннән кала(анда бүген бирергә вәгъдә итәләр), 48 Сәламәтлек саклау объектына җылылык бирелгән.

Социаль яклау объектларына килгәндә, әлегә «Балкыш» приютында җылылык юк, бу җылыту системасын ремонтлау белән бәйле.

Балалар бакчалары тулы күләмдә җылылык белән тәэмин ителгән.

Сергей Скучаев аңлатуынча, хәзерге вакытта Түбән Кама районында 37 котельныйның 36сы эшли. Бер котельняны Ростехнадзор кабул итмәгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев