Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада салкын һава торышы аркасында торбаларны опрессовкалау эшләре бераз кичектерелергә мөмкин

График буенча гидравлик сынаулар 13 майда башланырга һәм 22 майда тәмамланырга тиеш иде.

Түбән Кама мэры Рамил Муллин дүшәмбе киңәшмәсендә суүткәргечләрне опрессовкалауны салкын һава торышы аркасында бераз кичектерергә тәкъдим итте.

График буенча гидравлик сынаулар 13 майда башланырга һәм 22 майда тәмамланырга тиеш иде.

«Һава торышы шундый ук салкын булса, бер-ике көнгә кичектереп тору мөмкинлеген карыйк. Балалар бакчаларны җылысыз калдырмыйк. Уйлавымча, бер көн-көн ярымга кичектереү артык куркыныч булмас. «Татэнерго» белән фикер алышырга кирәк булачак. 13 майдан температура күтәреләчәк дип вәгъдә итәләр», — диде шәһәр башлыгы.

Гидравлик сынаулар үткәрү өчен 362 йортта, 13 балалар бакчасында, 16 мәктәптә кайнар су бетереләчәк.

Татарстан Гидрометеоүзәге фаразлавынча, 7 майга каршы төндә һаваның минималь температурасы 0..+2 булачак, урыны белән һавада һәм туфракта −2гә кадәр. 8 майга каршы төндә төнлә +3..+8 градуска кадәр җылы, ә 9 майга яңадан 0..+2гә кадәр салкынайта һәм −3 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев