Түбән Камада Сабантуйга 200 мең чәчәк һәм топиар фигуралар утыртачаклар
Хәзер бөтен җирдә яшелләндерү эшләре бара.
Түбән Каманы 200 меңгә якын чәчәк бизәячәк. Хәзер бөтен җирдә яшелләндерү эшләре бара. Чәчәкләрнең күпчелеге җәяүлеләр юлы кырларында һәм шәһәрнең төп юллары буйлап утыртылачак.
Бәрхет чәчәк, петунья, пеларгонья чәчәкләре — болар барысы да шәһәрдә утыртылачак таләпчән булмаган берьеллык үсемлекләр. Моннан тыш, Түбән Каманы төрле-төсле үсемлекләр белән кашпо һәм топиар фигуралар — үсемлекләрдән скульптуралар бизәячәк.
«Нигездә, төрле төстәге петунияләр, целозия, диңгез цинерариясе, бәрхет һәм яран гөл утыртабыз. Барысын да Сабантуйга кадәр утыртырга уйлыйбыз», — диде ландшафт дизайнеры Рәзинә Гарифуллина.
Шулай ук яшелләндерүчеләр шәһәр кешеләреннән үзләренең хезмәтләрен хөрмәт итүләрен сорыйлар һәм шәһәр клумбасыннан өзелгән букет өчен штраф һәм административ җаваплылык янавын искәртәләр.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев