Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Шәһәр һәм без

Түбән Камада подъездларны ремонтлыйлар

Бүгенге көндә эшләр Мәктәп бульварындагы 3 нче йортта бара.

Түбән Камада торак фондын ремонтлау дәвам итә. Быел 127 подъездны яңарту планлаштырылган. Шуларның 29ында агымдагы ремонт инде төгәлләнеп килә. Бүгенге көндә эшләр Мәктәп бульварындагы 3 нче йортта бара. 

«Жилье» идарәче компаниясе 366 күп фатирлы йортка хезмәт күрсәтә. Бу мең ярымнан артык подъезд. Шуларның 43ендә быел ремонт планлаштырылган.

«Хәзерге вакытта бездә сигез подъездда ремонт бара, 12 подъездда без ремонтны төгәлләдек инде. Шулай булгач, без 21 подъездны төзекләндерәбез. Ремонт идән өслеген алыштыруны, стеналарны, түшәмнәрне ремонтлауны һәм торгызуны, култыксаларны алыштыруны, кабель-каналларны тәртипкә китерүне, яктырткычларны алыштыруны үз эченә ала», — дип сөйләде «Жилье» ИК ПТУ башлыгы Наталья Ильясова.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев