Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Шәһәр һәм без

Түбән Камада опрессовка эшләре башланды

Эшләр 25 майга кадәр планлаштырылган.

Кичә, 12 майда, Түбән Камада җылылык челтәрләрен гидравлик сынаулар башланды. Эшләр 25 майга кадәр планлаштырылган.

Опрессовка гадәттәгечә җылыту сезоны тәмамланганнан соң, җитешсезлекләр ачыкланган очракта, аларны оператив бетерү өчен системаны тикшерү максатыннан үткәрелә.

Моңа кадәр без опрессовка һәм кайнар суны сүндерү астына эләккән торак йортларның адресларын бастырган идек.

«Башкарма комитеттан бу мәсьәләне «Татэнерго», «Түбән Кама җылылык челтәрләре» белән берлектә контрольгә алуын сорыйм, безнең кешеләр озак вакыт кайнар сусыз калмасын: билгеләнгән регламент сроклары бар, алар үтәлергә тиеш. Быел без челтәрләрне модернизацияләү буенча масштаблы эшләрне дәвам итәчәкбез. Алда зур күләмдә эшләр көтә, барлык планнар һәм графиклар билгеләнгән. Аларны төгәл үтәвегезне сорыйм», — диде «эшлекле дүшәмбе»дә Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Радмир Беляев.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев