Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада өлешчә мобилизациягә эләккән ир-егетләрне хәрби операциягә озаттылар

Бүген түбәнкамалылар тагын бер төркем ир-егетләрне Казанга әзерлек пунктына озатты.

Тантана «Патриот» үзәге каршында булды.

Райондашларыбыз белән хушлашу чарасына туганнары, дуслары, хезмәттәшләре килгән иде.

Урамда озатучылар өчен волонтерлар кайнар чәй оештырды.

Бүген Казандагы җыелма пунктка 30дан артык кеше китте, аларның өчтән бере - офицерлар, калганнары - сержантлар, дип хәбәр итә НТР 24 корреспонденты.

Җыелучылар алдында шәһәр мэры Рамиль Муллин чыгыш ясады. Ул ир-егетләрнең исән-сау кайтуларын теләде.

Сугышчыларны җибәргәнче, руханилар аларга үз хәер-фатихаларын бирде. Хәрби комиссар да киңәшләрен җиткерде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев