Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көненә багышланган чаралар узачак

Бөтендөнья ЮТҺ корбаннарын искә алу көне ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Быел ул 20 нче ноябрьгә туры килә.

Түбән Камада юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлем-китемне һәм җәрәхәтләнүне киметү проблемаларына җәмәгатьчелекне җәлеп итүгә, шулай ук, һәлакәтләр корбаннарын искә алуга юнәлдерелгән чаралар узачак.

Әйтик, 18 ноябрьдә Татарстанның барлык мәктәпләрендә «Бердәм юл хәрәкәте иминлеге көне» була. Укучылар өчен юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча кул эшләре конкурсы, флешмоб, викторина һәм «түгәрәк өстәл» оештырылачак.

Студентлар, автомәктәп курсантлары һәм югары сыйныф укучылары арасында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау буенча пропаганда акцияләре узачак. Хастаханәләрдә травматология бүлекчәләренең яшь пациентлары өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча лекцияләр һәм конкурслар үткәреләчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев