Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада яңартылган аттракционнар паркының ачылу көне билгеле булды

Парк «Сабантуй» дип аталачак.

Түбән Камада яңартылган аттракционнар паркы рәсми рәвештә 1 июньдә, Балаларны яклау көнендә ачылачак. Бу хакта хакимиятнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Паркны узган елның көзендә яңа хуҗа үзгәртеп кора башлады. Иске аттракционнар сүтелде, яңалары урнаштырылды, кайбер аттракционнар ремонтланды һәм реставрацияләнде.

«Барлык аттракционнар да ныклык һәм куркынычсызлык тикшерүе уза, ә паркның бөтен периметры буенча видеокүзәтү камералары урнаштырылды», — дип билгеләп үтте парк вәкилләре.

Яңа хуҗалар паркны «Сабантуй» дип атаган. Башта алар паркка «Яшьлек» — «Юность» дип исем бирергә уйласалар да, шәһәрдә шундый исемдәге сквер барлыгын белгәч, аны үзгәртергә булалар.

Фото: Түбән Кама Башкарма комитетының матбугат хезмәте

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев