Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада «Добро.Центр» ачылды

Ул - актив һәм битараф булмаган шәһәр халкын берләштергән үзәк.

Түбән Кама волонтерларының үз мәйданчыгы барлыкка килде. «Добро.Центр» — актив һәм битараф булмаган шәһәр халкын берләштергән үзәк. Бу хакта шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

«Добро.Центр» статусын алган Түбән Кама волонтерлык үзәге барлык яшьтәге һәм юнәлештәге волонтерларның очрашу һәм аралашу урыны гына түгел, ә шулай ук уку, тәҗрибә уртаклашу, яңа әһәмиятле иҗтимагый инициативалар эшләү һәм башка күп кенә яхшы эшләр өчен мәйданчык булачак.

Хәзер монда рәсми очрашулар һәм төрле чаралар узачак. Шулай ук «Добро.Центр» да теләге булган һәркем укуда катнаша һәм грант ярдәме ала алачак.

Тантаналы ачылыш «Игелекле Татарстан» гимныннан һәм Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты идарәсе җитәкчеләренең сәламләү сүзеннән башланды. Шулай ук Түбән Кама муниципаль районында иреклелекне үстерү концепциясенең презентациясе булды һәм 2025 елга кадәр эш планы тәкъдим ителде.

«Добро.Центр» ның Түбән Камада ачылуына бик шатмын. Берничә ел дәвамында Түбән Кама волонтерлык үзәге югары дәрәҗәдә волонтерлыкны үстерә«, — диде башкарма директор урынбасары — «ТР Иреклелекнең мәгълүмати-ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасының территорияләр белән эшләү секторы җитәкчесе Гүзәл Ганиева.

«Добро.Центр» Шинчылар проспекты, 60г адресы буенча урнашкан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев