Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада чәчәк түтәлләренә утырту өчен үсентеләр әзерлиләр

Хәзерге вакытта 200 меңгә якын үсенте чәчелгән.

Түбән Кама теплицаларында шәһәр чәчәк түтәлләренә утырту өчен үсентеләр әзерлиләр.

Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Максим Парамонов сөйләвенчә, 2024 елда шәһәрдә якынча унике төрле чәчәк утыртылачак.

Түбән Кама урамнарын петуния, сальвия, бегония, бәрхет, газания, агератум, цинерария, колеус, гортензия һәм канна чәчәкләре бизәп утырачак, дип билгеләп үтте җитәкче.

Бүгенге көндә үсемлекләрне пикировкалыйлар. Моның өчен аларны уңдырышлы туфраклы аерым ячейкаларга утырталар.

«Хәзерге вакытта 200 меңгә якын үсенте чәчелгән», — дип белдерде Максим Парамонов.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев