Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада бордюрларны чистарту өчен вакуумлы машина-пылесос барлыкка килде

Хәзер Түбән Кама юлларын шундый ике машина чистартып торачак.

Якын арада Түбән Кама юллары тузаннан, пычрактан һәм чүп-чардан чистартылачак. Юлларны яңа җыештыру техникасы тәртиптә тотачак. Мондый машина кар яуганчы эшли ала.

Себереп җыештыра торган заманча машина Түбән Кама юлларында эшли дә башлады. Техника бордюрларны тузаннан, пычрактан, тәмәке төпчекләреннән һәм автомобиль хуҗалары машина тәрәзәсеннән ыргыткан башка чүп-чардан чистартачак.

Һава торышы мөмкинлек биргәндә, машина йөртүчеләр бу техникада тәүлек әйләнәсе ике сменада эшли. 

«Әгәр яңгыр бик көчле булса, бу эшләрне башкарып булмый. Алар техник яктан мөмкин түгел. Бу вакытта суырткычка, кузовка су тула, ә пычрак асфальтта кала. Шуңа күрә я коры һава торышында, я сибәләп яуган яңгыр вакытында гына эшлисе», — ди «КПБ» МУП директорының җитештерү буенча урынбасары Юлия Ветлугина.

Хәзер Түбән Кама юлларын шундый ике машина чистартып торачак. Шулай ук шәһәрдә тагын бер шундый модель кулланыла, анысы прицеплы. Мондый машина инде нык пычранган урыннар өчен яхшырак. Вакуум вариантын исә чисталыкны саклау өчен кулланалар.

«Бик чүпле урам булмаса, шофер бер смена эчендә 2-3 урамнан үтә. Бик пычрак булса, берсен дә чистартып бетерә алмаска мөмкин. Прицепка чүп-чар җыела, пычрак турыдан-туры самосвалга, КамАЗга тула. Ә менә бу машина берьюлы ике эшне башкара: үзенең кузовына үзе җыя, аннары, тулгач, шофер машинаны юдыртырга китә һәм яңадан линиягә чыга», — дип аңлатты Юлия Ветлугина.

Җыештыру маршрутын билгеләү өчен, «Комплекслы төзекләндерү предприятиесе» хезмәткәрләре иң пычрак участокларны эзләп урамнарны алдан әйләнеп чыга. Шуннан соң линиягә кайсы техниканың чыгуын ачыклыйлар. Аннары чүп-чарны «КПБ» МУП базасына, ә аннан чүплеккә алып китәләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев