Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Шәһәр һәм без

Түбән Камада Әхсән Фәтхетдинов иҗатына багышланган яңа мурал ачылды

Шәһәребездә «Кам-ОН» артпрограммасының унынчы муралы (йорт диварына ясалган зур рәсем) булдырылды.

Әлеге проектны «СИБУР» компаниясе шәһәр администрациясе белән берлектә гамәлгә ашыра. Яңа артобъект Түбән Каманың үзенчәлекле рәссамы Әхсән Фәтхетдинов иҗатына багышлана.

«Балачакка тәрәзә» муралы Татарстанның Халык рәссамы яшәгән Мәктәп бульварындагы 8 нче йорт каршындагы йортның фасадын бизи. Күләмле картина белән беренчеләрдән булып, шәһәр өчен гадәти булмаган яңа форматта уза торган экскурсиядә катнашучылар танышты. Мондый экскурсияләр бу җәйдә старт алган иде.

Һава торышы начар булуга карамастан, архитекторлар, рәссамнар, иҗат эшлеклеләре һәм Әхсән Фәтхетдиновның туганнары шәһәр урамнары буйлап йөреп, шәһәр киңлеген үзгәрткән беренче мөһим объектларга, заманча муралларга сокланып карадылар.

«Мин бүген яшьлегем буенча уздым. Бүген караган нәрсәләрнең барысы да минем күз алдында, мин әле Комсомол булганда төзелгән иде, шуңа күрә мондый экскурсияне оештырганыгыз өчен зур рәхмәт», — дип рәхмәт белдерде Түбән Кама аксакаллар шурасы рәисе Васил Камалов. 

«Кам-ОН» арт-программасының юбилейлы унынчы муралында рәссамнар Әхсән Фәтхетдинов музееның ике яшь кунагын: рәссамның картиналарын игътибар белән карап торучы малайны һәм кызны сурәтләгәннәр. Бу символик ишарә киләчәктә үткән заман мирасын кадерләп өйрәнүләрен чагылдыра.

«Без аның картиналарының күчермәсен генә ясауны максат итеп куймадык, ә аның эшләрен тагын да зуррак форматта биреп — ул бик яраткан шәһәргә бүләк ясарга булдык», — дип аңлатты Мәскәү рәссамы Алексей Таракин. 

Экскурсиядә катнашучылар арасында 11 нче сыйныф укучысы Исмира Мохтарова да бар иде. Ул Кызыл Чишмәдә яши һәм Әхсән Фәтхетдинов музеенда еш була икән.

«Милли образларны карыйсың, балалар әкиятләрендәге персонажларның образларын күрәсең, таныш сыйфатларны, таныш йөзләрне күрәсең. Ул бик үзенчәлекле төсләр куллана, бу да җәлеп итә», — дип уртаклашты И. Мохтарова. 

Зур картина балаларга һәм өлкәннәргә останың сәнгать дөньясына керергә мөмкинлек бирә торган күп мәгънәгә ия.

«Әхсән Фәтхетдиновны хәтерләгән һәм хөрмәт иткән шәһәргә, аның халкына, «СИБУР» га зур рәхмәт әйтәсебез килә», — диделәр Әхсән Фәтхетдиновның сеңелләре Гөлнара Гайсина, Гөлшат Газизова. 

«Кам-ОН» арт-программасы рәссамнарының иҗаты шәһәрнең йөзен үзгәртеп кенә калмый, халыкны үз үткәнен бәяләргә һәм киләчәген булдырырга рухландыра. «Балачакка тәрәзә» исемле бу яңа мурал шәһәребезнең тагын бер бизәге булды.

«Кам-ОН» арт-программасының юбилей муралы шәһәребезне төзүдә турыдан-туры катнашкан рәссам иҗатына багышлануы символик мәгънәгә ия. Әхсән Фәтхетдинов картиналары күп кенә социаль объектларны бизи. Бу эшләрне күреп, үткәннәрне күз алдына китерәсең һәм Түбән Каманың киләчәге чыннан да якты булачагын аңлыйсың. Кеше үткәнне хәтерләгәндә, аның киләчәге дә булыр дип юкка гына әйтмиләр бит», — диде Түбән Кама шәһәре мэры урынбасары Марина Камелина.

Алмаз Кашаев

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев