Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада 54 тукталыш павильоны яңартылган

Шәһәрдә барлыгы 200дән артык тукталыш павильоны бар.

Быел Түбән Камада 54 тукталыш павильоны яңартылды. Шәһәр мэры Рамил Муллин НТР 24 телеканалында туры эфир вакытында билгеләп үткәнчә, шәһәрдә тагын 150 тукталышны алыштырырга кирәк.

«Бездә 200дән артык тукталыш павильоны бар, хәзер яртысы диярлек яңартылган. Моннан тыш, без 30лап сәүдә павильонын бетердек», — диде мэр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, тукталыш павильоны бердәм стильдә эшләнгән: тукталыш исеме язылган фасадлар яктыртыла, ә стеналары вандалларга каршы чыныктырылган пыяладан эшләнгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев