Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада 25 яңа тукталыш урнаштырылачак

Эшләрне якын арада башларга планлаштыралар.

Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Зарипов һәм «Бердәм заказчы дирекциясе» директоры вазыйфаларын башкаручы Айрат Наскаев шәһәрнең тукталыш павильоннарының нинди хәлдә булуын тикшерде.

«Кызганычка, вандаллар тырышлыгы белән шәһәр инфраструктурасы бозылган урыннар бар: тукталышларның пыялалары ватылган, белдерүләр ябыштырылган, граффитилар ясалган. Ләкин явыз ниятле кешеләрнең тырышлыкларына карамастан, шәһәр мохитен төзекләндерү буенча эшләр даими алып барыла. Шәһәр халкын шәһәр инфраструктурасына җаваплы һәм сак карарга чакырам, чөнки болар барысы да беренче чиратта шәһәр халкы файдасына хезмәт итә», — дип билгеләп үтте Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Зарипов.

Җәмәгать милкен бозарга яраткан барлык кешеләрнең исләренә төшерәбез: тотылган очракта, җәзадан котылып калып булмаячак. Ә хокук бозучыны ачыклау кыен түгел, чөнки барлык заманча тукталыш павильоннары видеокүзәтү камералары белән җиһазландырылган.

Бүген Түбән Камада барлыгы 210 тукталыш бар, шуларның 52се республика программасы буенча яңартылган. Быел аларның саны артачак.

«Быел республика программасы буенча Баки Урманче, Вахитов урамнарында һәм Тынычлык проспектында 25 тукталышны алыштыру планлаштырыла. Бүгенге көндә төзекләндерү бүлеге белгечләре барлык тукталыш павильоннарына ремонт, частьларны алыштыру буенча ревизия үткәрә», — дип хәбәр итте Түбән Кама шәһәренең «Бердәм заказчы дирекциясе» директоры вазыйфаларын башкаручы Айрат Наскаев.

Эшләрне якын арада башларга планлаштыралар.

Моңа кадәр без Түбән Камада «ЭКОяз-2023» конкурсының муниципаль этабы башланды дип язган идек. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев