Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада 25 декабрьгә кадәр 189 подъездны ремонтлау планлаштырыла

Кайбер подъездларда ремонт ясаудан тыш, яңа лифтлар да урнаштырачаклар.

Түбән Камада күп фатирлы йортларда ремонт эшләре дәвам итә. 2024 елда капиталь ремонтка кергән объектлар саны узган елдагыга караганда күбрәк. 

«Әгәр 2023 елда 178 подъезд ремонтланган булса, 2024 елда — 189 подъезд төзекләндереләчәк. Агымдагы ремонт планы 31 процентка үтәлгән, тугыз подъездда ремонт тәмамланган. Бүгенге көндә 72 подъезда эшләр бара. Подъездларны ремонтлау эшләрен 25 декабрьгә кадәр тәмамларга планлаштырабыз», — дип аңлатты төзелеш, ТКХ һәм төзекләндерү директоры Илшат Мөбәрәкшин.

Ә менә кайбер подъездларда ремонт ясаудан тыш, яңа лифтлар да урнаштырачаклар. Яңа лифтларны 11 йортта кую планлаштырыла, шуларның унысында эшләр башланган инде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев