Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада 2024 елда дүрт юл ремонтланачак

Түбән Камада 2024 елда 7,6 километр озынлыктагы дүрт юл участогы ремонтланачак.

Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов сөйләгәнчә, «Имин сыйфатлы юллар» программасы буенча Корабельная урамындагы Студенческая — Корабельная урамы боҗрасыннан Вокзальная — Корабельная боҗрасына кадәр участогында, шулай ук Студентлар урамының Төзүчеләр проспектыннан алып Корабельная урамына кадәрге участогында юл полотносын яңартачаклар.

Шулай итеп, быел Корабельная урамы тулысынча төзекләндереләчәк.

Республика программасы буенча Менделеев урамында Сөембикә урамыннан Гагарин урамына кадәр (юл полотносы һәм яктырту) һәм Гагарин урамында Спорт урамыннан Лесная урамына кадәр (тулы ремонт: юл полотносы, яктырту һәм тротуарлар) капиталь ремонт үткәреләчәк.

Шулай ук Тынычлык проспектында тротуарларны төзекләндерүне тәмамлау һәм асфальтның өченче катламын салу, шулай ук Сөембикә урамында асфальт япмасын торгызу планлаштырыла.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев