Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Кама сырхауханәләренең бәйрәм көннәрендә эш графигы билгеле булды

Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү уңаеннан, Түбән Кама район үзәк күптармаклы хастаханәсенең эш графигы үзгәрәчәк.

Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

4 һәм 6 ноябрь көннәрендә 1 нче (Менделеева, 46) һәм 2 нче (Төзүчеләр, 10Д) сырхауханәләр 8.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. 5 ноябрьдә – 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр. Шул ук көнне табибны өйгә чакырырга мөмкин булыр дип көтелә. Шалтыратулар төшкә кадәр кабул ителәчәк.

Бу көннәрдә 8.00-15.00 сәгатьләрдә тән температуралары югары күтәрелгән пациентлар өчен «кызыл зона» эшләячәк.

Барлык сораулар буенча түбәндәге телефоннар аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 

8 (8555) 24-35-02 – 1 нче сырхауханә; 

8 (8555) 24-34-02 һәм 8 (8555) 24-34-05 – 2 нче сырхауханә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев